Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиблар өчен йорт төзелә

Районда халыкны, бигрәк тә яшь гаиләләрне яшәү урыннары белән тәэмин итүдә төрле программалар, проектлар эшләп килә. Бигрәк тә республиканың Дәүләт торак фонды белән берлектә алып барыла торган төзелеш программасы бүгенге көндә аеруча уңышлы хәл ителә. Кече Шилнә авылында Тукай районы үзәк дәваханәсендә хезмәт куючы табиблар һәм яшь белгечләр өчен төзелә торган торак йорт та нәкъ менә шушы фонд заказы нигезендә җиткерелә.

Инде төзүчеләр йортның икенче катын сала башлаганнар. Узган елның октябрь аенда башланган эш кышкы салкыннарда да туктап тормаган. Кече Шилнәнең Московская урамында күтәрелеп килә торган бу йортны төзү өчен бюджеттан 41 млн сум акча бүлеп бирелгән. Ул дүрт катлы булып, анда 24 фатир урнашачак. Төзеләчәк йортта бөтен уңайлыклар каралган. Йортны «Ядран-Строй» җаваплылыгы чикле җәмгыяте төзи. Төзүчеләр объектны сигез ай эчендә куллануга тапшырырга вәгъдә бирәләр. Төзүчеләрнең кәефләре яхшы, без алар белән төзелеш мәйданында гәпләшеп тә алдык.
– Бөтен төзелеш материаллары бар, җитәрлек, егетләребез тырышып эшлиләр, тукталып тормыйбыз, – ди үзен Йосыф дип таныштырган төзүче. –Хәлләребезне, эшнең барышын даими рәвештә Тукай районы башлыгы Фаил Камаев килеп белеп тора. Безне мактап, эшкә дәртләндереп китә.
Төзүчеләр торак йортны бәлкем әле вакытыннан алда тапшырырбыз дип тә ышаналар. Эш сәгате дә кичкә кадәр сузыла икән, түрәләрнең кайгыртучанлыгы да сизелеп тора. Казаннан заказчы оешма вәкилләре дә йорт төзелешен контрольдә тота, бирегә килеп еш кызыксыналар икән.
Әйткәнебезчә, 24 фатирлы йортта медицина хезмәткәрләре яшәячәк. Алар районыбызның үзәк дәваханәсенә эшкә чакырылган белгечләр. Бүгенге көндә медицина хезмәткәрләре районда иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе. Район җитәкчелеге ак халатлы һөнәр ияләренең яшәү шартларын киләчәктә дә яхшырту өчен барын да эшләргә омтыла. Кече Шилнәдәге социаль торак йорт сафка бастырылгач, аның ишегалды да төзекләндереләчәк. Биредә балалар мәйданчыгы, матур чәчәк аллеялары да булачак, ял итү урыннары да ясау планлаштырыла.
/ Мирһади Разов фотолары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев