Суыкларда өйдән эшләү мөмкинлеге карала
Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов бик салкын һава торышы вакытында хезмәткәрләрне вакытлыча дистанцион эш форматына күчерү хокукын закон дәрәҗәсендә ныгытырга тәкъдим итте. Әлеге инициатива белән ул Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка мөрәҗәгать юллаган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Мөрәҗәгатьтә билгеләп үтелгәнчә, әлеге чара хезмәткәрләрнең сәламәтлеген саклау, куркынычсыз һәм имин хезмәт шартларын тәэмин итүгә юнәлдерелгән конституцион гарантияләрне гамәлгә ашыру өчен мөһим. Моннан тыш, начар һава торышы шартларында оешмаларның өзлексез эшчәнлеген тәэмин итәргә дә ярдәм итәчәк.
Борис Чернышов экстремаль түбән температуралар күзәтелгән чорда хезмәткәрләргә вакытлыча дистанцион форматта эшләү мөмкинлеген законда ачык итеп беркетергә тәкъдим итә.
Шулай ук, аның фикеренчә, төбәкләргә үзләренең климат үзенчәлекләрен исәпкә алып, хезмәткәрләргә өйдән эшләргә рөхсәт ителә торган һава температурасының чикләрен мөстәкыйль рәвештә билгеләү хокукы бирелергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев