Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шушы яктан, шушы туфрактан – без!

Җәйнең иң матур мәлендә – июньнең соңгы шимбәсендә Мәләкәстә «Авыл көне» бәйрәме узды. Бу бәйрәм – Сабан туен хәтерләтте. Бәйрәмгә Мәләкәстә туып-үскән һәм республикабыз район, калаларында, еракларда яшәүче бик күп якташлар кайткан, тирә-күрше авыллардан кунаклар килгән иде. Зур чарага килгән кунаклар – «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы ассоциациясе» рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин, Тукай район башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Илдус улы Закиров халыкны бәйрәм белән тәбрикләделәр. Шушы җирлектә туып-үскән һәм эшендә зур дәрәҗәгә ирешкән – туган авылын һәм газиз халкын хөрмәтләп яшәүче Иван Алексеевич Еремеевка, Тукай районы башкарма комитетына, Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Руслан Валентинович Ивановка шушы бәйрәмне оештырулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Бәйрәм кунакларын мәләкәслеләр милли ризыгыбыз – затлы чәк-чәк белән каршыладылар. Сәхнәдә – милләтебез мәдәниятен үстерүче, халык җәүһәрләрен саклаучы һәм дөньяга ирештерүче җырчылар һәм биючеләр, танылган артистлар, һәвәскәрләр. Алар бәйрәмнең йөзек кашы. Тирәякка милли моңнар агыла. Биредә – мәйданда, һәркем үзен йолдыз итеп тойгандыр, мөгаен. Әнә, җитез-елгыр яшүсмер багана башына үрмәли. Халык: «Әйдә, әйдә! Аз гына калды – үрмәләп менеп җитәсең!» – дип аны үсендереп, багана башына менеп җитсен дип канатландырып тора. Капчык киеп йөгерүчеләр арасында олысы да, кечесе дә бар иде. Ә инде милли көрәш барган урында... «Билең бирмә!.. Менә ичмасам! Вәт маладис, булдырасың – матур итеп, чиста итеп аркасына саласың!..» дип халыкның көрәшчеләрне «кыздырып» торуы бәйгегә дәрт өстәде. Биредә – ике төрдәге бәйгедә ир-егетләр бил алышты. Авыл яшьләре арасындагы бәйгедә Мәләкәс егете Вадим Васильев, килгән кунаклар арасында барган бәйгедә БРИКС илләренең спорт уеннарында көрәш буенча алтын медаль яулаган Азат Габдрәшитовка тиңнәр булмады. Вадим Васильев, Азат Габдрәшитов I урын яуладылар һәм электротрицикл белән бүләкләнделәр.

Танылган артистлар: Мөнир Рахмаев, Айдар Галиаскаров, Дилүзә Мисбахова бәйрәмне күңелле һәм мавыктыргыч итеп алып бару өчен зур көч куйдылар.

Шаяннар, тапкырлар, зирәкләргә дә, спортны үз итүчеләр – физик яктан көчле кешеләргә дә биредә үзләрен күрсәтү өчен мәйдан – киң, уеннар һәм спорт ярышлары, төрле шөгыльләр өчен яхшы шартлар тудырылган иде. Бәйрәмнең бар яклап та уйлап, төпле итеп оештырылуыннан халык канәгать калды. Шуңа да алар ел саен бу бәйрәмгә тартыла, бер гаилә сыман булып мәйданга җыела.

Бәйрәм җыр-моң һәм дәртле биюләрдән башка узамыни?! Мәләкәс авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, фольклор ансамбль – халыкчан, милли көйләрне яңгыратулары, өздереп биюләре белән мәйдан халкын бәйрәм чарасында кушылырга, күңел ачарга рухландырды.

Халкыбызның яраткан җырчысы Айдар Галимов ерак араларны якын итеп – мәләкәслеләрне яратып, тугандаш республикадан килгән. Айдар Галимовның Мәләкәскә беренче генә килүе түгел. Иван Еремеевның әнисенә – Мария Сергеевнага бүләк ясап, элекке елларда да җырчыны авыл Сабан туена чакырганы хәтердә калган. Авыл бәйрәмендә сәхнә тотучылар: Георгий Ибушев, Галина Казанцева, Лилия Букеева, Вадим Захаров, Роберт Андреев, Марсилияләрне халык алкышлады. Барлык җырчыларны да сәхнәгә кабат-кабат дәштеләр.

Мәләкәс, Иске Җирекле, Яңа Җирекле, Калинино, Куаклы авылларын берләштергән Мәләкәс авыл җирелеге халкының тормыш-көнкүрешен, яшәешен яхшырту юнәлешендә тырыш хезмәт куючыларның эше дә бәяләнде бу бәйрәмдә. Әгъзам Гобәйдуллин Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фрида Хәнәфи кызы Зарипованы «Мактау грамотасы», авыл активисты – җәмәгать эшләрен ихластан башкаручы Сергей Курочкинны «Рәхмәт хаты» белән бүләкләде.

Авыл бәйрәме өйләдә – көндезге уникедә башланып ахшамгача дәвам итте. Кичке сигездән унга кадәр яшьләр көне хөрмәтенә дискотека уздырылды. Яшь-җилкенчәк рәхәтләнеп биеде, җырлады, күңел ачты. Авыл бәйрәме төсле балкышлар – салют белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев