Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сугыш ветеранына олы хөрмәт

Иске Абдул авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рәфкать Нуриевка 95 яшь тулды. Аны олы бәйрәме белән котларга Россия Пенсия фондының ТР бүлеге идарәчесе, район кураторы Эдуард Вафин, район башлыгы Фаил Камаев, район ветераннар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов, авыл җирлеге башлыгы Резедә Сафина, җирлекнең ветераннар советы рәисе Клара Хөсәенова килгәннәр иде. Алар ветеранга РФ Президентының котлау хатын тапшырдылар, истәлекле бүләкләр бирделәр. 

Рәфкать Тәхәветдин улы Иске Абдул авылында туып үскән. 1943 елда хезмәткә чакырылган. Кенигсберг шәһәрен алуда каты сугышларда катнашкан. Туган җиренә 1950 елда гына әйләнеп кайткан. Гомер буе колхозда эшләгән. Үз авылында гаилә корып, тормыш иптәше белән белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта Рәфкать аганың 9 оныгы, 16 оныкчыгы бар. Кызганычка, тормыш иптәше вафат. Бүген ул кызы Нурсинә һәм кияве Вәзир Гайнетдиновлар тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. 
Үзен котларга килгән җитәкчеләр белән Рәфкать ага бик теләп аралашты. Колхозда эшләгән елларын сагынып искә алды. Кунаклар исә аңа тыныч картлык, сәламәтлек, бәрәкәтле гомер теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев