Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сугышта үлүчеләр турында мәгълүмат – Интернет-архивларда

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары инде күптән узса да, ул чорның кайтавазы, истәлекләре безнең күңелләрдә яши. Илебездә сугыш җиле какмаган бер генә гаилә дә юк. Гаилә альбомнарында сугышта катнашкан әби-бабаларыбызның, туганнарыбызның фотолары, күңелләребездә алар сөйләгән якты хатирәләр саклана. Ләкин бик күп сугыш каһарманнары яу кырында ятып калган, алар турында бары...

Хәбәрсез югалганнарның һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның эзенә төшеп була. Интернет киңлекләрендә архив язмаларына нигезләнеп төзелгән электрон эзләү сайтлары бар. Хезмәттәшебез үзенең бабасын нәкъ шулай эзләп тапты. Сез дә үзегезнең якыннарыгызның тарихын барлый аласыз. Моның өчен www.obd-memorial.ru сайтына керергә кирәк.

1 Сайтның баш бите ачыла. Шунда «Язмышын ачыкларга» - «Установить судьбу» дигән панельдә сугыш кырында ятып калган кешенең исемен язабыз. Мәсәлән, Габделбәров Хәбир Габделбәр улы. Шулай ук башка мәгълүматларны да өстибез. Һәм эзләргә дигән төймәгә басабыз.

2 Кеше турында гомуми мәгълүматлар тупланган бит ачыла. Фамилия язылган юлга басабыз.

3 Шуннан соң «Күмелү исемлекләреннән мәгълүмат» - «Информация из списков захоронений» дигән тагын да тулырак мәгълүмат тупланган бит ачыла. «Документны карарга» - «Просмотреть документ» сылтамасында күмелү турындагы мәгълүмат чыга.

Шушы ысул белән табып булмаса, баш биттәге «Киңәйтеп эзләү» - «Расширенный поиск» дигән панельне сайлыйбыз. Сул яктагы «Эзләү өлкәсен күрсәтергә» - «Показать область поиска» төймәсе астында төрле өлкәләрне сайлау мөмкинлеге бар. Мәсәлән, «Госпиталь һәм медсанбатлар документлары» дигән өлкәдә хәрби-дәвалану хәрби частьләрендә вафат булганнар исемлеге чыга.

«Басма Хәтер Китабында» дигән бүлектә исә базага кертелгән региональ Хәтер Китапларындагы белешмәләрнең күчермәсе чыга.

Башка бүлекләрнең дә һәрберсенең үз өлкәсе. Аларның кайсысын сайлау - бары тик эзләүчедән генә тора. Кайчагында исә һәр бүлекне дә җентекләп карарга туры килә.

Сайт белән куллану турындагы тулырак мәгълүмат баш биттәге «Ярдәм» - «Помощь» панелендә бирелгән.

Безнең хезмәттәшебез исә үзенең бабасының кайда күмелгәнлеген һәм каберлекне бүгенге көндә кемнәр карап, чистартып, тәртипкә китереп торуын да ачыклады, һәм аларга каберлекнең фотосын сорап, хат та юллады. Әлеге мәктәп хезмәттәшебезгә каберлекнең дә, аның бабасының исем-фамилиясе язылган диварның фотосын да җибәрде.

Тагын бер электрон эзләү хезмәте бар - kremnik.ru сайты. Бу хезмәтнең шул ягы бар, биредә мәгълүматлар архивтагы кулъязмалар белән дә бирелә. Хезмәттәшебезнең бабасы турындагы белешмәдә, мәсәлән, Габделбәров Хәбир Габделбәр улының һәлак булуы турында рота командиры үз кулы белән язган документ күчермәсе дә китерелгән. Тагын шунысын да искәртик, татар исем-фамилияле кешеләр турында мәгълүмат эзләү авыррак, чөнки исемнәр документларга, архивларга төрле вариантта кертелгән, кайдадыр нечкәлек билгесе куелган, кайдадыр юк. Абдулла урынына Габдулла дип язылган булырга мөмкин, яки киресенчә. Габдельбар, Габдульбар, Абделбар дип тә сакланган була. Шуңа күрә эзләгәндә сабырлык белән, төрлечә язып карарга киңәш итәбез.

Һәлак булганнарны, хәбәрсез югалганнарны эзләгәндә кайсы хезмәтне сайласагыз да, үткәнебезне белеп, әби-бабаларыбыз белән горурланып, батырлар нәселенең дәвамчысы булып яшик.

Шушы фикерне район башлыгы Васил Хаҗиев та, кичә, Күзкәй авылында узган сугыш башлану - Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чарада хуплады.

- Әти-әниләрегездән, әби-бабаларыгыздан сорашып, нәселегезнең Җиңүгә керткән өлеше турында сорашыгыз, батырлар эзсез югалмый. Ветераннарыбызга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, - диде Васил Гарипович.

Районыбызның һәр өе бүгенге көндә сугыш турында үз батырларының тарихын сөйли ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев