Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Суд залыннан

Исерек машина йөртүче мәҗбүри эшләргә тартылган

Җәмәгать судьясы карары белән 2023 елда Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче гражданин РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ хокук бозуда гаепле дип табылган һәм 1 ел 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, 30 000 сум күләмендә административ җәзага тартылган булган. Шуңа да карамастан, 2025 елның маенда ТР Тукай муниципаль районының Кама бистәсендәге йортларның берсе каршында, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пунктын бозып, исерек хәлдә кабат автомобиль йөрткән.

Суд утырышында гаепләнүче үзенең гаебен таныды һәм судка чыннан да автомобиль белән исерек хәлдә идарә итүен сөйләде. Спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң ул руль артына утырган һәм «Ивушка» бакчачылык ширкәтенә юнәлгән. Юлда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган. Гаепләнүче кылган эшенә үкенүен белдерде. Автомобиль – хатынының әнисенеке.

Элегрәк гаепләнүче исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Суд гражданинны исерек хәлдә автомобиль белән кабат идарә иткән өчен 100 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә тартты, 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итте.

 

Эчкән дә автомобильдән колак каккан

Тукай районында яшәүче хатын-кыз җәмәгать судьясы карары белән 2023 елда РФ Административ хокук бозулар Кодексының 12.26 ст.1 өлеше буенча административ хокук бозуда гаепле дип табылган. Ул 1 ел 8 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, 30 000 сум күләмендә штрафка тартылган.  Вәкаләтле вазыйфаи затның исереклеккә медицина тикшерүе узу турындагы законлы таләбен үтәмәгән өчен административ җәзага тартылган зат буларак, 2024 елның декабрендә Татарстан Республикасы Тукай районы территориясендәге «Чаллы шәһәре – Зәй шәһәре – Круглое Поле поселогы» автомобиль юлында, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пунктын бозып, янә исерек хәлдә автомобиль белән идарә итә.

Суд утырышында гаепләнүче үзенең гаебен таныды. Алдагы көнне спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, эшкә барырга кирәк булганлыктан, автомобиль белән идарә иттем дип аңлатма бирде.

Элегрәк гаепләнүче исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Суд хатын-кызны исерек хәлдә автомобиль белән кабат идарә иткән өчен 100 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә тартты, 2 елга транспорт чаралары белән идарә итү эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итте.

Транспорт чарасы җинаять кылганда кулланылган чара буларак конфискацияләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев