Өстәмә яллар вакытында газетаның чыгу графигы да үзгәрә
Россиядә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтү сәбәпле, 4 ноябрьдә ял көне булачак. 6 ноябрьдә Татарстанда Республика Конституциясе көне уңаеннан ял итәчәкбез. 3 һәм 5 ноябрь көннәрендә, бәйрәм алды буларак, эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм яллары белән бәйле рәвештә район газетасының чыгу графигы да үзгәрә. Гадәтләнелгән чәршәмбе көнне, 4 ноябрьдә,...
Россиядә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтү сәбәпле, 4 ноябрьдә ял көне булачак. 6 ноябрьдә Татарстанда Республика Конституциясе көне уңаеннан ял итәчәкбез.
3 һәм 5 ноябрь көннәрендә, бәйрәм алды буларак, эш көне бер сәгатькә кыскара.
Бәйрәм яллары белән бәйле рәвештә район газетасының чыгу графигы да үзгәрә. Гадәтләнелгән чәршәмбе көнне, 4 ноябрьдә, газета чыкмаячак. Ул 20 битле булып, «Атна вакыйгалары»н да кертеп, укучыларга пәнҗешәмбе көнне, 5 ноябрьдә киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев