Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Спорт уеннарында да катнаштылар, рәхәтләнеп ял да иттеләр

Кнәз авылының мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикле булганнар арасында «Хыялыңа таба бер адым» дип исемләнгән шахмат-шашка турниры үтте. Чара башында бөтен кешене дә Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, инвалидлар оешмасы рәисе Николай Самойлов, ветераннар советы рәисләре Мәдинә Сабирова белән Александр Волков сәламләделәр. Җыелганнар шахмат, шашка, дарт уеннарында үз көчләрен...

Кнәз авылының мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикле булганнар арасында «Хыялыңа таба бер адым» дип исемләнгән шахмат-шашка турниры үтте. Чара башында бөтен кешене дә Кнәз авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, инвалидлар оешмасы рәисе Николай Самойлов, ветераннар советы рәисләре Мәдинә Сабирова белән Александр Волков сәламләделәр. Җыелганнар шахмат, шашка, дарт уеннарында үз көчләрен сынап карадылар. Спорт уеннары вакытында мәдәният йортында әйтеп бетергесез җылы мохит булды. Нәтиҗәдә, шашка уеннары буенча призлы урыннарны Василий Новокрещенов, Татьяна Шитова һәм Зәкәрия Баев алдылар. Шахматта Равил Хөсәинов белән Наил Шәймиев көчлеләр дип билгеләнде. Дартс уеннарында Анна Чуйкинага, Тамара Багаевага, Зәкәрия Баевка тиңнәр булмады. Барлык катнашучыларга да, җиңүчеләргә дә бүләкләр таратылды. Аннары исә бөтен кеше дә бер өстәл янына утырып, хатирәләргә бирелеп, чәйләр эчте. Әле алай гына да түгел, җыелганнар рәхәтләнеп күңел ачып утырды: җырлады һәм биеде, дип язды Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев