Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль ярдәм чараларын – Интернет аша

Социаль ярдәм чараларын билгеләтү өчен гаризаларны хәзер дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша (uslugi.tatarstan.ru) электрон рәвештә бирү мөмкинлеге бар. Бу гражданнарны социаль яклау органнарына барып йөрүдән азат итә. Интернет аша түбәндәге төр гаризалар тапшырырга мөмкин: балалар бакчасына түләүдә төп һәм өстәмә компенсацияне кайтару өчен; 16 яшькә кадәрге балага айлык...

Социаль ярдәм чараларын билгеләтү өчен гаризаларны хәзер дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша (uslugi.tatarstan.ru) электрон рәвештә бирү мөмкинлеге бар. Бу гражданнарны социаль яклау органнарына барып йөрүдән азат итә. Интернет аша түбәндәге төр гаризалар тапшырырга мөмкин:

  • балалар бакчасына түләүдә төп һәм өстәмә компенсацияне кайтару өчен;
  • 16 яшькә кадәрге балага айлык пособие алу өчен;
  • пенсионерларга транспортта йөрү өчен бирелә торган айлык акчалата түләү (ЕДВ) алу өчен;
  • торак-коммуналь түләүләрдә инвалидларга субсидия-ташлама алу өчен;
  • күпбалалы гаиләдә тәрбияләнүче балаларга даруларга субсидия алу өчен;
  • күпбалалы гаиләләргә торак-коммуналь түләүләрдә субсидия-ташлама алу өчен;
  • күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга транспортта йөрүдә субсидия алу өчен.

Электрон хезмәтләрне алу өчен порталда шәхси кабинет аша «Социаль яклау: пособиеләр, түләүләр, субсидияләр» бүлегенә, аннары «Пособиеләр, субсидияләр, компенсацияләр билгеләтү өчен гариза бирү» бүлегенә керергә һәм кирәкле түләү төрен сайларга кирәк. Портал аша социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә уйлаган тукайлыларның esia.gosuslugi.ru/registration адресы буенча ЕСИА системасында теркәлүләре шарт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев