Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Солдатның туганнарын таптык

Исәнмесез, Хөрмәтле «Якты юл» газетасы хезмәткәрләре! 1942 елда сугышта һәлак булган кече политрук Александр Евдокимович Слотинның туганнарын табуда ярдәм иткәнегез өчен сезгә олы рәхмәтебезне белдерәбез. (Искәрмә: «Солдат калагы» дигән мәкалә «Якты юл» газетасының 2020 ел, 21 февраль санында басылган иде.)

Матбугаттагы язма буенча Җиңү көне алдыннан Слотинның туганнары элемтәгә чыкты. Электрон почта аша Александр Евдокимовичның оныкчыгы Богданнан хат килде. Ул Слотиннар гаиләсенең 1970 елларда Кече Шилнәдән күченүләре, Свердловск өлкәсе Асбест шәһәренә, аннары Украинага китеп урнашулары турында әйткән. Кызганычка, Александр Николаевичның улы Николай Александрович 2019 елның 21 октябрендә вафат булган. Бүген Харьков шәһәрендә Слотинның оныгы Светлана, оныкчыгы Богдан һәм башка туганнары яши. Тагын бер оныкчыгы Виктория Новороссийскида гомер итә. 
Бүген эзтабарлар политрук Слотинның фамилиясе һәм инициаллары язылган калакны – гаилә реликвиясен туганнарына тапшыру юлын эзлиләр. Богдан шулай ук карт бабасы Александр Слотинның фоторәсемен дә юллаган.

Рәхмәт хисләре белән, «Снежный десант истфака КГУ – гимназии 122» эзтабарлар отряды (Казан) вәкилләре исеменнән Искәндәр Ясәвиев.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X