Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Солдат аналарын хөрмәтләү

Биклән авылы мәчетендә «Күңел җылым сиңа» дип исемләнгән чара кысаларында солдат аналарын хөрмәтләү кичәсе узды.

Биклән авылы мәчетендә «Күңел җылым сиңа» дип исемләнгән чара кысаларында солдат аналарын хөрмәтләү кичәсе узды. Чараны имам-хатыйб Мөдәфис хәзрәт, мәчет остазлары, мөслимәләр, авыл китапханәсе, «Игелек» волонтёрлар төркеме һәм авыл җирлеге оештырды. Очрашуга махсус хәрби операциядә катнашучы, хәбәрсез югалган һәм яуда һәлак булган егетләрнең әниләре чакырылды. Шулай ук МХО башланганнан бирле егетләр өчен сеть үрүче «Игелек» төркеме хатын-кызлары да катнашты.

Кичә Коръән аятьләре уку, әниләр турында видеоязма күрсәтү, мөнәҗәтләр һәм җырлар белән дәвам итте. Әниләрнең ярдәме белән озак еллар дәвамында фронттагы егетләргә кирәк-ярак әзерләүче «Игелек» төркеме эшенә дә бәя бирелде.

 

Очрашу ахырында солдат аналарына истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мәчеттә әзерләнгән табын артында сөйләшү дәвам итеп, кичә бердәмлек һәм хөрмәт рухында тәмамланды.

 

Рәзинә Сәетгәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев