Социаль фонд Спартакиадасы: Бөек Җиңү хөрмәтенә чемпионнар ярышты!
Спорт, дәрт һәм җиңү рухы - «Алга» спорт комплексында социаль фонд хезмәткәрләре арасында ярышлар узды!
Республиканың тугыз районыннан Россия Социаль фонды командалары кемнең тизрәк, көчлерәк һәм җитезрәк икәнен ачыклау өчен бәйгедә катнаштылар.
Спартакиаданы мәртәбәле кунаклар ачты:
- Руслан Хафизов, РПФның ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы, катнашучыларга гадел көрәш теләде.
- Тукай районында СФР клиентлар хезмәте җитәкчесе Раил Тимербаев спортчыларны команда рухы булуын искәртте.
- Башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Айсылу Галиуллина һәркемне җиңүгә рухландырды һәм мондый чараларның мөһимлеген билгеләп үтте.
Спортчылар өч дисциплинада көч сынаштылар: бадминтон, өстәл теннисы, волейбол.
Һәр уен киеренке һәм мавыктыргыч булды, ә трибунада утыручы җанатарлар үз командаларына көч биреп торды.
Гомумкоманда зачетында Яр Чаллы командасы җиңүче булды! Чемпионнарны һәм барлык катнашучыларны якты чыгышлары белән котлыйбыз!
СФР хезмәткәрләре арасында Спартакиада Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.
Барыгызга да спорт рухы һәм онытылмас мизгелләрегез өчен рәхмәт! Яңа очрашуларга кадәр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев