Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы Шилнәбаш мәктәбе укучылары сыерчыкларны сөендерделәр

Ничек итеп үзләренең яз кошларын сөендергәннәре турында редакциягә мәктәпнең 2нче сыйныф укучысы Алексей Червяков язып җибәргән. «Беркөнне иртән мәктәпкә барганда мин сызгырган тавыш ишеттем, ләкин сызгыручының кем икәнен аңлый алмадым. Сыйныф бүлмәсенә кергәч, бу турыда укытучыбыз Римма Анатольевнага әйттем. Укытучыбыз елмаеп куйды һәм безне мәктәп бакчасына алып чыгып китте. Менә...

Ничек итеп үзләренең яз кошларын сөендергәннәре турында редакциягә мәктәпнең 2нче сыйныф укучысы Алексей Червяков язып җибәргән. «Беркөнне иртән мәктәпкә барганда мин сызгырган тавыш ишеттем, ләкин сызгыручының кем икәнен аңлый алмадым. Сыйныф бүлмәсенә кергәч, бу турыда укытучыбыз Римма Анатольевнага әйттем. Укытучыбыз елмаеп куйды һәм безне мәктәп бакчасына алып чыгып китте. Менә шунда инде кемнәрнең сызгырганын тиз аңлап алдык. Болар - сыерчыклар иде. Без зур кызыксыну белән кошларны күзәтә башладык.
- Сез үз йортыгызны яратасызмы? - дип сорады бездән Римма Анатольевна.
- Әйе! - дидек без бертавыштан.
- Ә сезгә агач астында басып торганда салкынмы?
- Әйе! - дидек тагын.
- Менә хәзер без җылы кабинетларга керәбез, аннары сез өегезгә кайтасыз. Ә кошлар урамда, салкында калалар, чөнки аларның йортлары юк.
Бу сүзләрдән соң без тынып калдык. Кошлар бик кызганыч булып тоелды. Аннары укытучыбыз безгә, сыерчык оялары ясап, кошларга ярдәм итәргә мөмкин икәнен аңлатты. Икенче көнне инде укучылар беренче ояларны мәктәпкә алып килделәр. Ә өч көннән мәктәп бакчасында канатлы дусларыбыз өчен яңа өйчекләр эленеп тора иде. Әти белән бергәләп ясаган ояга сыерчыклар кереп урнашканына мин бик сөендем, алар хәзер тагын да матуррак сайрый башлаган кебек тоелды», - дип тәмамлаган хатын Алексей. Балалар нәни җан ияләренә ярдәм итүгә башкаларны да кушылырга чакырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев