Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Шефлык частенда хезмәт итәләр

Хәрби комиссариатның Яр Чаллының Комсомол районы һәм Тукай районы буенча бүлеге көзге чакырылыш кампаниясен төгәлләде. Бу чакырылышта хәрби хезмәткә алынырга тиешле 47 егетнең соңгы дүртесе 11 декабрь көнне армиягә озатылды. Бу язгы чакырылыш планыннан 7гә күбрәк. Ул вакытта районнан 40 ир-егет хәрби хезмәткә алынган иде. Чакырылыш дәвамында медицина комиссияләре эшләде....

Хәрби комиссариатның Яр Чаллының Комсомол районы һәм Тукай районы буенча бүлеге көзге чакырылыш кампаниясен төгәлләде. Бу чакырылышта хәрби хезмәткә алынырга тиешле 47 егетнең соңгы дүртесе 11 декабрь көнне армиягә озатылды. Бу язгы чакырылыш планыннан 7гә күбрәк. Ул вакытта районнан 40 ир-егет хәрби хезмәткә алынган иде.

Чакырылыш дәвамында медицина комиссияләре эшләде. Аларга комиссия үтәргә тиешле 413 егетнең 380е, ягъни 92 проценты килде. Егетләрнең яртысына якыны - 21 кеше - Мәскәү өлкәсе Калининец поселогына мотоукчылар полкына шефлык частена җибәрелде. Ике егет Президент полкына сайланды. Алты кеше Севастопольгә хәрби диңгез флотына китте, сигез райондаш Йошкар-Олада стратегик юнәлештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итә.

Гомумән, быелгы чакырылыш оешкан төстә барды, хәрби комиссариат район Эчке эшләр бүлеге, авыл җирлекләре башлыклары, хәрби-исәп хезмәткәрләре белән берлектә эшләде, дип хәбәр итәләр бүлектән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев