Яңалыклар

Сүгенсәң – 600 сум штраф

Районның бер авылында хокук сакчылары җәмәгать урынында үзен начар тоткан 40 яшьлек тукайлыны тоткарлыйлар.

Ул исерек хәлдә була, кулларын селти-селти сүгенә, тирә-яктагыларның кисәтүенә игътибар итми. Башкача әйткәндә, җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның тынычлыгын боза. 
Шулай итеп, әлеге ир-атның эше судка барып җитә. Суд җәнҗалчыга карата 600 сум штраф түләтергә дигән карар чыгара. 


Нет комментариев