Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сезнең алда баш иябез, өлкәннәребез

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче өлкәннәребез Теләнче Тамак авылының ирекле ярдәм итүчеләре белән очраштылар. Икенче сыйныфта укучы сабыйлар әби-бабайлар өчен үтә дә матур концерт оештырдылар. Өлкәннәребез исә җырларга рәхәтләнеп кушылып утырдылар, дип яздылар безгә картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан. Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәгендә җыелган өлкәннәрне авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурова тәбрикләде,...

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче өлкәннәребез Теләнче Тамак авылының ирекле ярдәм итүчеләре белән очраштылар. Икенче сыйныфта укучы сабыйлар әби-бабайлар өчен үтә дә матур концерт оештырдылар. Өлкәннәребез исә җырларга рәхәтләнеп кушылып утырдылар, дип яздылар безгә картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәгендә җыелган өлкәннәрне авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурова тәбрикләде, үзенең изге теләкләрен белдерде. Шулай ук бәйрәмдә котлау сүзләре белән Комсомолец авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Наҗия Вәлиева да чыгыш ясады. Соңыннан бәйрәмдә катнашучыларга «Безнең еллар - безнең байлык» дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Әби-бабайларны бәйрәм белән «Чишмә» җырчылар ансамбле, «Смайл» һәм «Шоколад» вокал студияләре коллективлары, Самира Галиуллина, Изалия Вәлиуллина, Ангелина Исламова котладылар. Тамашачылар үзешчән артистларның чыгышын бик җылы каршы алдылар, эчкерсез кул чабып утырдылар. Бәйрәмебез әле озак кына чәй табыны янында дәвам итте. Өлкәннәребез бер-берсе белән сөйләшеп утырды, истәлекләре белән уртаклашты, дип язды Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәге директоры Анна Шәрифҗанова.

Биклән авылының мәдәният йортында, Өлкәннәр көненә багышлап, «Сезнең әле яшьлек узмаган» дигән исем астында бик матур чара үтте. Бәйрәм «Әллүки» балалар бакчасы һәм мәктәп укучыларының концерт программасы белән башланып китте. Әби-бабайларын балалар матур шигырьләр, җырлар, биюләр белән сөендерделәр. Аннары авыл жирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, авылыбызның ветераннар советы рәисе Асия Фазуллина өлкәннәребезне бәйрәм белән тәбрикләде, матур теләкләрен әйтте, бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән иганәчеләргә рәхмәт белдерде. Бәйрәмне дәвам итеп, авылыбыз үзешчәннәре иң матур җырларын бүләк иттеләр. Гармунчыларыбыз Илдус Абдуллин, Рәшит Тимергалин бик матур итеп татар халык көйләренә тезмә уйнады. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте. Ветераннарыбыз рәхәтләнеп сыйландылар, өстәл артында үзләре дә җырлар жырладылар, биеп күңел ачтылар.

Хатирәләргә бай матур чара Бакчасарай авылында да уздырылды. Өлкәннәрне авыл фермеры Равил Миңнехуҗин, елдагыча, мул табынлы очрашу кичәсенә җыйды. Биредә әби-бабайлар рәхәтләнеп ял итте, матур җырлар җырлап күңел ачты. Бүгенге бәйрәм дә Биклән авылының мәдәният йорты хезмәткәрләреннән башка узмады. Илдус Абдуллин матур итеп тальян гармун моңнарын сузып, Рузилә Костина, Фәния Абдуллина халык җырларын башкарып, тамашачыларның күңелен яуладылар. Мамадыш шәһәреннән кайткан җырчы Раян Садриев чыгышы бәйрәмдә ямь өстенә ямь булды. Бакчасарай авылы аксакалы Рафис Фәхретдиновны Биклән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев һәм ветераннар советы рәисе Асия Фазуллина юбилее бәлән котладылар һәм шамаил бүләк иттеләр. Өйләренә озатканда өлкәннәрнең һәркайсына Равил Миңнехуҗиннан бүләкләр тапшырылды. Әби-бабайлар, ихлас рәхмәтләрен әйтеп, оештыручыларга эшләрендә уңышлар теләп, өйләренә таралышты, дип яздылар безгә Биклән авылыннан.

Югары Байлар авылы клубында хөрмәтле өлкәннәребез өчен «Кереп барам гомерем көзләренә» дип исемләнгән бәйрәм әзерләнгән иде. Ашы, бәлеше дисеңме, сый-нигъмәтләрдән өстәл сыгылып торды бу көнне. Бәйрәм чарасын авылыбызның мөхтәрәм мулласы Харис Зәкиев ачып җибәрде, аннары өлкәннәрне авылыбызның ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Касыйм Исламов бик җылы тәбрикләде. Альмира Сәлахетдинова өлкәннәрне котлап матур җырын бүләк итте һәм театральләштерелгән күренештән бер өзек тәкъдим итте.

Югары Байлар авылының мәдәният хезмәткәрләре урамга чыгып йөри алмаучы 18 өлкән кешегә бүләкләр дә өләште, аларны җылы сүздән мәхрүм итмәде. Сүз уңаеннан, бүләкләр алырга, өстәл корырга ярдәм иткән иганәчеләргә - Күзкәй авылының игелекле улы Флүр Хатыйповичка, Фаиз Шакировичка һәм Марсель Мөнәвировичларга рәхмәт әйтәсе килә. Бәйрәм көнне әби-бабайларны Күзкәй авыл җирлеге башлыгы Эдуард Гәрәев тәбрикләде, өлкәннәргә исәнлектә-саулыкта, балаларының һәм оныкларының кадер-хөрмәтендә генә яшәүләрен теләп калды. Без исә, үзебезнең чиратта, шундый матур бәйрәм оештырганнары өчен мәдәният һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Безне олылаганнары өчен, Ходай Тәгалә үзләрен олыласын иде, дип хат юллаган редакциябезгә Югары Байлар авылының барлык өлкәннәре исеменнән Сәлимә Һидиятуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев