Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сәет авылы мәдәният йорты директоры Айсылу Габдрахманова: 2016 ел минем өчен уңышлы булды

Әгәр дә миннән "Синең өчен үткән ел нинди булды?"-дип сорасалар, мин "Кабисә ел булуга да карамастан, бик уңышлы ел булды", - дип җавап бирер идем. Ни өчен дисәгез, санап китәм. Беренчедән, ел башыннан ук диярлек минем клубның, дөресрәге, Сәет авылы клубының түбәсен бик матур итеп калай белән яптылар. Унөч ел...

Әгәр дә миннән "Синең өчен үткән ел нинди булды?"-дип сорасалар, мин "Кабисә ел булуга да карамастан, бик уңышлы ел булды", - дип җавап бирер идем. Ни өчен дисәгез, санап китәм. Беренчедән, ел башыннан ук диярлек минем клубның, дөресрәге, Сәет авылы клубының түбәсен бик матур итеп калай белән яптылар. Унөч ел эшләү дәверендә клуб түбесе бер генә ел да, яңгыр яуса да, кар-бураннардан соң көннәр җылытканда да акмыйча тормаган иде. Менә хәзер түбәбездән су керми. Шундый зур эш башкарган өчен районыбыз җитәкчесе Васил Хаҗиевка рәхмәтләремнең иң зурысын җиткерәсем килә. Клубка киләме, башка җирдә очрашабызмы, ул һәрвакыт "Сәет авылы халкы каршында мин берникадәр үземне гаепле дә саныйм. Чөнки авыл уртасында торган, бөтен авыл халкының бердәнбер җыелу урыны булган бина юкка чыга бит", ди торган иде. Чөнки безнең бу бинада медпункт, клуб һәм "Ирек" җитештерү кооператив идарәсе урнашкан. Хәзер инде түбәдән су акмый. Бу оҗмах кайларадн килде безгә дип сөенешәбез.

Икенче зур вакыйга ул - безнең, тормыш иптәшем Әбүзәр белән Псков өлкәсенә 9 май бәйрәмен билгеләп үтергә баруыбыз булды. 72 ел елек 18нче февраль көнне Ленинград өлкәсендә каты бәрелешләр вакытында үлеп калган булган бабабызның, 2015нче елга кадәр төгәл генә кайда җирләнгәнен белми идек. Ә инде менә быел май аенда үз күзләребез белән күреп, бабай күмелгән җирдән бер уч туфрак алып кайтып биргәч, әтиебезТаһир Габдрахмановның да күңеле әзрәк кенә булсада тынычлады. Юлда йөргән чакта ниләр генә күрмисен. Кемнәр генә нинди генә тормышлар белән яшәми. Карап карап торасың да, ярый әле без монда тормыйбыз, дип соенәшә-соенешә үзебезнең Татарстанга кайтасың. Кайткан чагында Биектау районына кайтып җитү белән, Аллага шөкер, үз илемдә диеп сөенәсең инде. Җырдагы шикелле, бәрәңге бакчалары да икенче инде безнең. Бөтен җир матур итеп коймалар белән әйләндереп алынган. Ул авылларның төзеклеге әкияттәге кебек. Кыскасы, без әкияттә яшибез, дип горурлана алабыз.

Тагын бер вакыйга - минем кече улым Айрат, бездән дә ераграк җирләрдә йөреп, Калинингред каласыннан бер еллык хезмәтен тутырып, Ватан алдында булган бурычын үтәп кайтты. Тормыш булгач нинди генә хәлләр булмый. Әллә язмыш, әллә Аллаһы Тәгалә әдәм балаларын гел бер тирәдә йөртә, диләр бит. Безнең белән дә нәкъ шулай булды. Югарыда әйтеп үткәнемчә, 1944 нче елның 18 февралендә Ленингред өлкәсенең Луга шәһәрен азат итүдә катнашкан вакытта бабабыз батырларча һәләк булган. Луга шәһәре тирәсендә нинди каты бәрелешләр булганын бөтенебез дә мәктәптәге тарих фәненнән укып белә идек. Әле бүгенгедәй хәтеремдә, Миргасим абый Галимҗановның дәрестә "Лужский рубеж" дип сөйләгәне. Менә шул җирләрдә йөреп кайтып киткәнебезгә бер ай булды дигәндә, Айрат улыбыз Луга шәһәренә илебезнең торле төбәкләреннән җыелган артиллерия гәскарләре арасында булган ярышта катнашты. Ә бит бабабыз да сугыш вакытында артиллерист булган. Ул да бит нәкъ менә шул юлларда йөргән.

Минем өчен куанычлы булган тагын бер вакыйга. Кайнатам белән кайнанам, Таһир белән Сәйделҗинан Габдрахмановларның бергә тормыш корып яши башлауларына 60 ел булды. Әти белән әнинең брилиант туйларын үткәрдек. Ә инде аларны котлау өчен дип районыбыз җитәкчесе исеменнән котлаау хатын тапшырырга район ветераннар Советы һәм инвалидлар оешмасының җитәкчесе Галимҗан Зарипов белән ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафинаның килүе өлкәннәрннәребез өчен көтелмәгән бүләк булды.

Инде килеп тагын бер куанычлы хәбәрне язып үтәсем килә. Монысы инде шушы атнада гына булды. Югарыда әйтеп үткәнемчә, 13 ел буена яңгыр ява торгач клубның эчке ягы бик аяныч хәлгә килгән иде. Шушы көннәрдә "Ирек" җитештерү кооперативы рәисе Рөстәм Хаҗиев матди булышлыгы һәм үз көчләребез белән клубның эчке ягына булдыра алган кадәр косметик ремонт ясадык. Аңа да рәхмәтемне җиткерәсем килә. Авыл халкы белән җыелышып Яңа 2017нче елны якты клубта каршыладык. .Ләкин эшлим дигән кешегә анда эшлисе эш җитәрлек әле. Егерме елдан артык элек җиткерелгән клубның яңгыр астында торып, тәрәзәләре һәм идәненең бераз өлеше гел яраксыз хәлгә килгән. Менә шушы эшләрне башкарып чыгарга да ярдәм итүче булса яхшы булыр иде. Бу теләгебез дә тормышка ашыр, дип өмет итеп калабыз. Алда бит башланмаган 2017 ел. Ә инде 2016 ел минем өчен менә шундый шатлыклы вакыйгалар белән тәмамланды. Форсаттан файдаланып, райондашларны Яңа ел белән котлыйм - эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен, гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын, дип яза Сәет авылы клубы директоры Айсылу Габдрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев