«Сердәш» коллективы (Күзкәй мәктәбе) диплом һәм сертификат белән бүләкләнде
Балалар Гөлүсә Кашаповның «Кызыл алмалар» әсәрен сәхнәләштерделәр.
Минзәлә театры үзенең милли җанлы җитәкчесе исемен мәңгеләштерүне максат итеп куеп, Роберт Шәймәрданов исемендәге Республикакүләм урта махсус уку йортларының театр коллективлары фестивален оештырды.
Фестивальнең йомгаклау өлешенә 6 җиңүче театр коллективы сайлап алынды. Аларның чыгышлары 31март һәм 2 апрельдә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә узды.
Күзкәй урта мәктәбендә эшләп килүче «Сердәш» театр түгәрәгенә йөрүче балалар Гөлүсә Кашаповның «Кызыл алмалар» әсәрен сәхнәләштерделәр.
Түгәрәк җитәкчесе Эльмира Кашапова
театр коллективы диплом һәм 20 мең сертификат белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев