Селекция-генетика үзәге төзелешен башка территориягә күчерү мөмкинлеге карала
Дуңгызчылык буенча селекция-генетика үзәге төзелеше Тукай районыннан Минзәләгә яки республиканың башка муниципаль районына күчәргә мөмкин. Проектка каршы булган халык узган ел протест җыеннары оештырып, инициатив төркем төзегән иде. Әлеге төркем ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка, соңрак ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевка мөрәҗәгатьләр юллады. Хатларда Тукай районы...
Дуңгызчылык буенча селекция-генетика үзәге төзелеше Тукай районыннан Минзәләгә яки республиканың башка муниципаль районына күчәргә мөмкин. Проектка каршы булган халык узган ел протест җыеннары оештырып, инициатив төркем төзегән иде. Әлеге төркем ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка, соңрак ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевка мөрәҗәгатьләр юллады. Хатларда Тукай районы территориясендә мондый объектларның болай да күп булуы, селекция-генетика үзәге төзелгән очракта ислам кануннарының бозылуы ассызыкланган һәм төзелешне башка җирлеккә күчереп булмасмы дип соралган иде. Инициатив төркемнең җитәкчесе, Яңа поселогында яшәүче Гөлчәчәк Ибраһимова шушы көннәрдә алардан җавап хатлары алды. «Бүгенге көндә «Кама-Бекон» ҖЧҖ җитәкчелеге тарафыннан Тукай районы территориясендә төзү планлаштырылган селекция-генетика үзәген Минзәләгә яки республиканың башка районына күчерү мәсьәләсе карала», - диелә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов имзалаган хатта. Министрлык мәгълүматларына таянып, шундый эчтәлектәге хатны Разил Вәлиев та юллый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев