Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Сәүдә челтәрләренә Пасха алдыннан бәяләрне арттырмаска кушылды

Федераль антимонополия хезмәте (ФАС) Пасха бәйрәме алдыннан сәүдә челтәрләренә мөһим кисәтү белән мөрәҗәгать итте: азык-төлек бәяләрен нигезсез арттыру катгый рәвештә тыела. Бу турыда ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Российская газета».

Сүз, бәйрәм алдыннан сатып алучылар арасында аеруча зур сорау тудыручы товарлар турында бара. Моңа тавык йомыркасы, кондитер әйберләре, атланмай һәм башка товарлар керә.

«Хуҗалык эшчәнлеген алып барганда антимонополия законнарын үтәү зарур», — дип кисәтәләр ФАС идарәсендә.

Сатучыларга әлеге товарлар түбәнрәк бәя белән кайтарылган очракта, кибет киштәләрендәге бәяләрне дә шуңа туры китереп билгеләү зарурлыгы ассызыкланды.

«Тиешле мәгълүмат иң эре сәүдә челтәрләренә җибәрелде», — диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев