Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сан алу башланырга күп калмый

1 июльдән 15 августка кадәр дәвам итәчәк авыл хуҗалыгы буенча сан алу вакытында бу юнәлештә эшләүче предприятиеләрдән, шәхси ярдәмчел хуҗалыклардан, бакчачылык ширкәтләреннән мәгълүмат җыелачак.

Районда 10 инструкторлык участогы эшләячәк. Һәрберсенә 6 сан алучы беркетелгән. Алар зәңгәр козырек һәм жилеттан йөриячәк, шулай ук портфель бирелә, сан алучы паспортын һәм таныклыгын күрсәтергә тиеш. Крестьян-фермер хуҗалыкларыннан, бакча, дача берләшмәләреннән алынган мәгълүматны санаучылар кәгазьдәге формага теркиләр. Ә инде шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда планшетлар кулланылачак. Бу сан алучының эшен шактый җиңеләйтә, бу вакытта график сурәтләр, автоматлаштырылган хисаплар һәм логик контроль кулланыла.

Сан алучылар райондашлар өчен чит кешеләр түгел, алар авыл җирлеге белгечләре арасыннан сайланды.

Сан алуның беренче нәтиҗәләре инде быел ук билгеле булачак. Бер өлеше 2017 елга кала. Соңгы нәтиҗәләр 2018 елда бирелер дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев