Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Салымнар буенча бурычлар? Милекне арестка әзерләгез, дип кисәтә приставлар

Тукай районы суд приставлары бүлеге хезмәткәрләре суд эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итү буенча бурычлылар буенча рейд үткәрделәр.

Даими рәвештә атна саен уздырыла торган әлеге чаралар башкару производствосы өлкәсендә бурычларны түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыруга һәм хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән.Бурычларны мәҗбүри түләтү буенча эш көн саен алып барыла. Приставлар гражданнарның финанс һәм мөлкәти хәлен тикшерәләр, суд карарларын үтәүдән тайпылуның нәтиҗәләрен аңлаталар, ә кирәк булганда мәҗбүри чаралар кулланалар, шул исәптән «Башкару эшчәнлеге турында»229-ФЗ номерлы Федераль Законның 80 статьясы нигезендә мөлкәтне арестка алуны да кертеп.

Бүгенге көндә Тукай район бүлегендә 1150 производство эшли. Хәзерге вакытта 775 эш тәмамланган, бурычлар 15 миллион сум тәшкил иткән. 2025 ел башыннан приставлар тарафыннан 2,6 млн сумлык бурычлыларның милкенә 16 арест салынган.

Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе гражданнарны үзләренең финанс йөкләмәләрен вакытында һәм тулы күләмдә үтәргә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев