Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салатлар ясыйбыз

Салатлар - организм тарафыннан җиңел үзләштерелә торган тәмле һәм туклыклы ризыклар. Бөтен төр салатлар составына да яшелчәләр яки җиләк-җимешләр керә. Яшелчәләр исә - алыштыргысыз туклану продуктлары. Әгәр иртәнге һәм кичке аш вакытында салат ясап ашасаң, яшь организмыңа тәүлеккә кирәк булган кыйммәтле минераль тозларның, витаминнарның һәм башка төрле матдәләрнең керүен тәэмин...

Тәмле һәм матур салат ясауның берничә сере

- Яшелчәләрне чистартыр алдыннан әйбәтләп агымсуда юалар. Кишер, чөгендер, редиска һәм башка тамыр-азыкларны щетка белән юарга кирәк.

- Яшелчәләрнең кабыгын мөмкин кадәр юка итеп әрчергә кирәк, чөнки организмга кирәкле матдәләр күбрәк кабык астында була.

- Каты яшелчәләрне вак итеп турарга кирәк.

- Салат өчен пешерелгән ризыкларны суытырга кирәк. Җылы һәм салкын продуктларны бергә кушарга ярамый. Болай эшләгәндә салат бик тиз бозыла.

- Чи яшелчә салатларын ашар алдыннан гына ясарга кирәк, чөнки туралган яшелчәләр озак торса тәмсезләнә.

- Салатларга тозны өстәлгә куяр алдыннан гына салырга кирәк.

- Салатларны бары тик эмаль, керамик, пыяла, фарфор савытларда гына әзерлиләр һәм саклыйлар. Металл савытларны кулланырга ярамый.

- Бәйрәм табынына куела торган салатларны төрлечә итеп бизәргә кирәк. Алар тәме белән дә, матурлыгы белән дә үзенә тартып торсын.

«Кышкы» салат

Кирәк: 5-6 бәрәңге, 3 йомырка, 200 г ит я казылык, 3-4 тозлы кыяр, 1 зур суган, 2 алма, 1 кишер, яшел борчак, укроп.

Пешкән бәрәңгене, йомырканы, итне (яки майсыз казылык), кыяклы я башлы суганны, тозлы кыярны вак шакмаклап турыйбыз. Алма белән кишерне эре угыч аша уабыз. Барысын бергә зур табакка салып болгатабыз, яшел борчак өстибез һәм өстенә укроп сибәбез. Тоз белән борычны тәменчә салабыз һәм майонез өстәп тагын яхшылап болгатабыз. Майонезның яртысын каймак белән дә алмаштырырга мөмкин. Салатны салат савытына салып, бизәп табынга куябыз.

Чуар салат

Кирәк: 50 г сыр, 1 алма, 25 г шампиньон, 1 баллы борыч, 1 әфлисун я 1 мандарин, 100 г йогырт, 2 г горчица, 10 г бал, 5 г лимон согы, 1 г төелгән әфлисун кабыгы.

Алмаларны яхшылап юып, кабыгын әрчибез, үзәген алып ташлыйбыз да вак шакмаклап турыйбыз. Сырны да вак шакмаклап турыйбыз. Яшь шампиньоннарны суда томалап пешерәбез дә, пешеп җиткәч сак кына алып, урталай, зурракларын берничә кисәккә бүләбез. Баллы борычны салкын су белән юып, орлыкларын алып ташлыйбыз да боҗралап турыйбыз һәм кабыгы әрчелгән мандарин бүлемнәре я аркылыга туралган әфлисун бүлемнәре белән кушабыз. Боларның барысын да салат савытына салып болгатабыз. Йогыртны, горчицаны, балны, лимон согын, уылган әфлисун кабыгын кушып, соус ясыйбыз. Салатны, өстенә соус салып, табынга бирәбез.

Тавык ите белән гөмбәле салат

Кирәк: 250 г пешкән тавык ите, 180 г сельдерей, 2 уртача зурлыктагы тозлы кыяр, 100 г пешкән гөмбә, 100 г майонез, 15 г горчица, тәменчә тоз.

Сельдерейны, тавык итен, тозлы кыярны, пешкән гөмбәне - барысын бергә токмачлап турыйбыз һәм тирән эчле савытка салып, тоз, майонез, горчица өстәп, яхшылап болгатабыз. Салатны салат савытына тау итеп өеп салып, салкын килеш табынга куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев