Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Сәйяр” фестиваленнән җиңеп кайттылар

Казанда Кәрим Тинчурин Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Сәйяр” республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла катнашты.
Фестиваль “2014-2022 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында, рухи мәдәният һәм татар халкының милли мирасына сакчыл караш формалаштыру максатыннан үткәрелә.
Быел фестивальдә Татарстанның мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү учреждениеләренең 246 балалар театр коллективы катнашты, алар арасында Түбән Суык Су авылының “Ак каен” балалар бакчасы да бар. Бакчаның өлкән төркем театр коллективы тәрбияче Лилия Шәйхетдинова һәм музыка җитәкчесе Гөлмирә Хәйретдинова җитәкчелегендә Һади Такташның "Тәүфыйклы песи” спектаклен тәкъдим иттеләр.
Нәни артистларның иҗади чыгышларын Казан театрларының профессиональ артистларыннан һәм мәдәният өлкәсендәге экспертлардан торган дәрәжәле жюри бәяләде. Түбән Суык Су балалар бакчасы коллективы җиңүче булды һәм II дәрәҗә Дипломга һәм акчалата сертификатка лаек булды.
Яшь артистларыбызга уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

/Фото Түбән Суык Су балалар бакчасыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев