Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сахалин хөкүмәте Сабан туе үткәрүне хуплады

24 июньдә унөченче «Сахалин Сабан туе» Сахалин өлкәсе һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә оештырылачак. Сахалиндагы «Туган тел» укыту-мәдәният үзәге татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе үткәрү өчен Сахалин өлкәсе Хөкүмәтенең 350 мең сум күләмендәге грантын откан. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте. Сахалинда Сабан туе бәйрәмен...

24 июньдә унөченче «Сахалин Сабан туе» Сахалин өлкәсе һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә оештырылачак.

Сахалиндагы «Туган тел» укыту-мәдәният үзәге татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе үткәрү өчен Сахалин өлкәсе Хөкүмәтенең 350 мең сум күләмендәге грантын откан. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сахалинда Сабан туе бәйрәмен 2006 елдан бирле билгеләп үтәләр. Өлкәдә Сабан туе һәм Нәүрүз бәйрәмнәре «Туган тел» үзәге җитәкчесе Зәкия Вәлитова һәм өлкә татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте рәистәше башлангычы белән оештырыла.

12 майда Көньяк Сахалинда җиденче тапкыр балалар Сабан туе узачак. Бәйрәмне «Яшьлек» татар яшьләре оешмасы әзерли. Күркәм гадәткә кергәнчә, Сабантуйда Казаннан килгән яшь артистлар да чыгыш ясый.

24 июньдә унөченче «Сахалин Сабан туе» Сахалин өлкәсе һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәмендә оештырылачак.

Татарстан артистлары белән бергә, бәйрәмгә Ерак Көнчыгыш Федераль округы, Мәскәүдән күп кенә кунаклар, шулай ук Кытай һәм Япониядән татар оешмасы вәкилләре чакырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев