Шәфкатьле шәфкать туташы
Безгә язалар...
Хөрмәтле район газетасы хезмәткәрләре!
Сезгә Яңа Байлар авылыннан 84 яшьлек Разия әби яза. Яңа Байлар авылын пенсионерлар авылы дип атасак та булыр иде. Эш урыны булмагач, яшьләр укып бетерәләр дә, шәһәргә китеп баралар. Мәктәп, клуб, кибет, даруханә ише яшәү өчен кирәк булган объектлар күптән бетте инде. Авыл халкының 54е пенсионер, шуларның 21е 80-100 яшь арасындагы кешеләр. Болар сугыш һәм аннан соңгы авырлыкларны кичергән өлкәннәр. Күбесе йөри алмый, сугыш аркасында туганнарсыз, картлык көннәрендә ялгыз калганнар да бар.
Менә шулар фельдшерыбыз Нурмөхәмәтова Гөлнара карамагында. 24 ел һөнәри стажы булган, үзебезнең авыл кызы, ә хәзер инде тәҗрибә туплаган Гөлнарабыз булганга сөенеп яшибез. Ул безне үз машинасында Күзкәйгә табибка да алып бара, кирәк булса ФАПка табибның үзен дә алып килә. Табиб язып биргән даруларны Чаллыдан алып кайтып, безне дәвалый. Учетта торучы авыруларга хөкүмәт бирә торган даруларны, вакытында юллап алып, тапшырып бара. Үзе йөри алмаган авыруларны өйләренә килеп дәвалый. Андыйлар да күп бездә. Барысына да өлгерә ул. Диспансеризация вакытында Чаллыга үзе безнең белән барып, һәрберебезне тиешле табибка җитәкләп алып барып күрсәтә, тикшертә.
Гөлнара безнең өчен шәфкать туташы гына түгел әле. Аның бер белмәгән эше юк. Телефон көйсезләнсә, телевизор күрсәтми башласа да аңа мөрәҗәгать итәбез. Барысын да белә, төзәтеп бирә. Һәр кеше белән уртак тел таба, кызык эпизодлар сөйләп, көлдереп тә ала. Авыруың турында онытып та җибәрәсең. Бервакыт мактанмас, зарланмас, һәр сүзен уйлап кына сөйли торган 3 кыз әнисе, әйбәт килен, ышанычлы тормыш иптәше ул безнең Гөлнара. Без аңа һәм ярдәмчесе Мохтарова Айгөлгә эшләрендә зур уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез.
Яңа Байлар авылы халкы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев