Сабантуйга рәхим итегез!
Яңалыклар

Сабантуйга рәхим итегез!

Хөрмәтле тукайлылар, районыбыз кунаклары сезне 12 июньдә, Кызыл Байрак авылы янындагы Сабантуй мәйданында  татар халкының милли бәйрәме – Тукай муниципаль районының  төп Сабантуена чакырабыз. 

Программада:  театральләштерелгән тамаша,  Сабантуйны тантаналы ачу,  милли бәйгеләр, спорт ярышлары, җыр-бию, ат узышлары, балалар мәйданчыгында уеннар, ярышлар. Татар эстрадасы йолдызы Фирдүс Тямаев һәм районыбыз сәнгать осталары катнашында күңелле концерт. Сәүдә рәтләре эшләячәк, чәйханәләр, кафелар хезмәт күрсәтәчәк.
Тукай муниципаль районы Сабан туе- 2022 иртәнге 10.00 сәгатьтә башлана. Рәхим итегез!

/Фото Фирдүс Тямаевның официаль сайтыннан алынды


Нет комментариев