«Сабан туе»» татар халык бәйрәмен үткәрү көннәре билгеле булды
Яңалыклар

«Сабан туе»» татар халык бәйрәмен үткәрү көннәре билгеле булды

Татарстан Республикасы авыл җирлекләрендә һәм район үзәкләрендә, шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә, бәйрәм 2026 елның 6–7 июнендә узачак.

Чаллыда «Сабан туе» 2026 елның 13 июненә билгеләнгән, ә республика башкаласы Казанда ул 2026 елның 20 июнендә үтәчәк.

Әлеге даталар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган указ нигезендә расланды.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев