Рузалия апа рәхмәт сүзләрен җиткерде
Күптән түгел Мусабай-Завод авылы китапханәсе мөдире, мәдәният хезмәткәрләре урын өстендә ятучы инвалид Рузалия апа Гайнетдинованы туган көне белән котладылар. Инде күп еллар өйдә үрмәләп кенә йөри алуына карамастан, Рузалия апа һәрвакыт көр күңелле, якты йөзле, күпләргә үрнәк булып яши.
Рузалия апа бүгенге көндә дә биш вакыт намазын калдырмый укый, көндәлек матбугат белән танышып бара, авыл халкын барлап, һәркайсы өчен дога кыла, һәркемгә изге теләктә утыра, шул арада чигү белән дә шөгыльләнә.
Бәйрәм көнне аның өе кунаклар белән тулган иде. Рузалия апаны котларга авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева да, район, авыл ветераннар һәм инвалидлар оешмаларыннан да, халыкны социаль яклау бүлеге вәкилләре дә, авылның шәфкать туташлары, өлкән яшьтәге апалар да килгән иде. Рузалия апаны туган көне белән котлап җырлар җырлап, бик күңелле бәйрәм итеп таралыштык. Рузалия апабыз барыбызга да рәхмәтен әйтеп, тагын килүебезне көтеп калды, дип хәбәр итәләр Мусабай-Завод авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев