Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды

Бүләкләнүчеләр арасында тукайлыларда бар.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының тулы вәкиллекле утырышында катнашты. Утырыш агросәнәгать комплексының 2024 елгы эшенә йомгакларга һәм 2025 елга бурычларга багышланды.

Утырыш ахырында Татарстан Рәисе илнең чәчәк атуына өлеш керткән барлык авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында тукайлыларда бар.

Тукай районының крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Минталип Миңнехановка «Дуслык» ордены тапшырылды һәм «Чаллы-бройлер» ҖЧҖенең әйдәп баручы зоотехнигы Мәдинә Төхбәтуллинага «Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы»дигән мактаулы исем бирелде.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев