Яңалыклар

Россиядә үзгәрүчән юл билгеләре куячаклар

Электрон билгеләр автомагистральләр һәм тизйөрешле юлларда булачак.

Россия юллары буйлап яңа төрле билгеләр куялар. Алардагы мәгълүмат алмашучан булачак. Бу турыда Россия юл фәнни-тикшеренү институтына сылтама белән "Известия" хәбәр итте.

Әлеге билгеләр юлдагы шартларга - явым-төшемгә, күз күременә карап, автомат рәвештә оптималь тизлек режимын билгели. Электрон билгеләрне автомагистральләр һәм тизйөрешле юлларда куячаклар. Экспертлар фикеренчә, мондый билгеләр юлларда иминлекне арттырырга ярдәм итәчәк.

 


Нет комментариев