Россия Банкы Миңтимер Шәймиевнең 90 яшьлегенә истәлекле тәңкә чыгарачак
Яңалыклар

Россия Банкы Миңтимер Шәймиевнең 90 яшьлегенә истәлекле тәңкә чыгарачак

Россия Банкы 2027 елда Татарстан Республикасының беренче Президенты Миңтимер Шәймиевнең 90 яшьлек юбилее уңаеннан истәлекле тәңкә чыгарачак. Бу турыда Үзәк банкның рәсми порталында хәбәр ителде.

Тиешле карар Россия Банкы Директорлар советы тарафыннан кабул ителгән. 2026 елның 28 августында «Россиянең күренекле шәхесләре» сериясенә кертелгән үзгәрешләр белән кыйммәтле металлдан истәлекле тәңкәләр бүлеге тулыландырылган. Юбилей тәңкәсе 925 пробалы көмештән ясалачак. Аның тиражы 3 мең данә тәшкил итәчәк.


Нет комментариев