Россия Әрмәнстаннан яшелчә һәм җиләк кертүгә вакытлыча чикләүләр кертә
Россельхознадзор 30 майдан Әрмәнстаннан Россиягә кертелә торган помидор, кыяр, борыч, яшел культуралар һәм җиләккә вакытлыча чикләүләр кертәчәк. Сәбәбе - фитосанитар таләпләрне бозу очраклары ешаю.
Әлеге карар Әрмәнстаннан китерелгән яшелчә, җиләк продукциясендә хокук бозулар еш ачыклану сәбәпле кабул ителгән. Ведомство фикеренчә, мондый очраклар Россиянең фитосанитар иминлегенә куркыныч тудырырга мөмкин.
Россельхознадзор хәбәр иткәнчә, әрмән ягы моңа кадәр ачыкланган җитешсезлекләрне тулысынча бетермәгән. Моннан тыш, 21–27 май көннәрендә Әрмәнстандагы теплица хуҗалыкларын тикшерү вакытында белгечләр хәвефле саналган карантин объектларын тапкан. 2026 ел башыннан бирле Әрмәнстаннан кертелгән продукциядә мондый 181 очрак теркәлгән.
Ведомствода шулай ук продукциянең бер өлешен билгесез компанияләр озатуын, аларның фитосанитар контрольдән читләшергә тырышуын да билгеләп үткәннәр. Россельхознадзор моны Россиягә экспортлана торган продукцияне күзәтү һәм контрольдә тоту системасында җитди кимчелекләр булу белән аңлата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев