Рәзидә Мәүҗетова Мактау кәгазе белән бүләкләнде
26 июнь көнне Саба муниципаль районында педагогик хезмәткәрләрнең милли мәгариф секциясе үтте.
26 июнь көнне Саба муниципаль районында "Мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү: стратегия һәм технологияләр" темасына багышланган педагогик хезмәткәрләрнең милли мәгариф секциясе үтте. Республикабызның барлык районнарыннан милли мәгариф өчен җаваплы методистлар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары методик берләшмә җитәкчеләре, мәктәп җитәкчеләре, татар теле укытучылары ассоциациясе җитәкчеләре,һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре катнашты. Методик мәйданчыкларда ана теле укытуны камилләштерү, кадрлар әзерләү, милли тәрбия бирү юнәлешләре игътибар үзәгендә булды.
4 мәйданчыкта мастер - класслар үткәрелде.Түгәрәк өстәлләр, эшлекле очрашуларда педагоглар үзләрен борчыган сорауларга җаваплар,киңәшләр алдылар, киләсе 2025-26 уку елында кабул ителәчәк яңалыклар белән таныштылар.
Саба районы халкы республика форумына җыелган кунакларны ипи-тоз,ачык йөз белән каршы алды. Районның алдынгы мәктәпләре,балалар бакчалары үзләренең эшчәнлеге белән таныштырдылар,музейларда экскурсияләр үткәрделәр.
Күпмилләтле Саба халкы эшли дә, җыелган тәҗрибәсе белән уртаклаша да белә.
Киңәшмә эшендә Дәүләт Советы депутатлары,КФУ галимнәре, Мәгарифне үстерү институты укытучылары,фәнни хезмәткәрләре дә катнашты.
Киңәшмәнең пленар өлешендә республикабызның алдынгы мөгаллимнәребезгә хөкүмәтебезнең күкрәк билгеләрен,мактау грамоталарын, рәхмәт хатларын тапшырдылар.
Районыбызның туган тел укытучылары ассоциациясе җитәкчесе Новый посёлогы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Резида Мәүҗетова милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып,татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда, яшь буынны укыту-тәрбияләүдәге уңышлары өчен Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев