Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Резидә Таирова:”Безнең кебек яшьли туган яктан аерылганнарны Тукай районы сыендырды”

Еллар үткән саен кеше җиргә якыная икән - безне дә авыл тормышы, үз хуҗалыгың белән яшәү, табигать үзенә тартты. Гаиләбез 1989 елда Чаллыдан ерак булмаган Калинино авылы янында бакчачылык өчен җир биләмәсе алган вакытта, бу яклар күңелне биләп алыр, дигән уй башка да кереп караган булмагандыр. Без ирем белән икебез...

Еллар үткән саен кеше җиргә якыная икән - безне дә авыл тормышы, үз хуҗалыгың белән яшәү, табигать үзенә тартты. Гаиләбез 1989 елда Чаллыдан ерак булмаган Калинино авылы янында бакчачылык өчен җир биләмәсе алган вакытта, бу яклар күңелне биләп алыр, дигән уй башка да кереп караган булмагандыр. Без ирем белән икебез дә яшь кенә килеш үз туган авылларыбызны калдырып, "КамАЗ"га килгән кешеләр. Бер-беребезне табып, бөтенләй ят җирдә яңа тормыш башлап җибәрдек. Мондый язмышлы кешеләр Чаллы шәһәрендә меңәрләгән. Ә Тукай районы безнең кебек иленнән аерылган күпме җаннарны сыендырды, күңел җылысын бирде.

Мин үзем Пермь өлкәсенең Барда районы, Танып авылыннан. 1810 елны бастырылган "Ревизские сказки"да (18-19нчы гасырда Россия империясе илдә яшәүче халык арасында үткәргән ревизияне чагылдырган документлар, исемлекләр -ред.) безнең бабаларыбыз "типтәрләр" дип язылганнар, соңыннан җир кирәк булгач, "башкорт" дип төзәткәннәр. "Типтәр" атамасын мин "иленнән куылган, чукындырган вакытларда качып котылганнар" дип аңлыйм. Без үскәндә авылда "керәшен" дигән сүзне якын кешеңә ачуың килгәндә генә әйтәләр иде. Керәшеннәрнең чынлыкта бар икәнен Чаллыга күчеп килгәч кенә белдек.

Менә үткән атнада Калинино авылында үткән Сабан туена бардык әле - 27 елга беренче тапкыр! Ис китәрлек булды бу бәйрәм, барысы да якын - үзебезчә. Керәшен туганнарыбызга сокланып кайтып киттек. Кечкенә чагында ишетеп үскән "керәшен" сүзенә дә башка мәгънә салдык - уңган-булган, уен-көлке, җыр-моңга бай кешеләр икән ул!

Борынгыдан килгән бәйрәмне, сакланып килгән йолаларны чагылдырган җыр-биюләрне, уеннарны карагач, яшь вакытта Татарстанны сайлавым очраклы гына түгелдер, бу якларга мине ерак бабаларымның каны тартып китергәндер, дигән уй килде башыма, дип яза "Возрождение" бакчачылык ширкате әгъзасы Резидә Таирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев