Республиканың иң яхшы хат ташучысы Мәләкәс авылында яши
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татмедиа» АҖ басмаларының язылу кампаниясендә иң актив почта хезмәткәрләрен бүләкләделәр.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Татмедиа» АҖ басмаларының язылу кампаниясе нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Язылу кампаниясендә иң актив почта хезмәткәрләренә истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
«Россия Почтасы» АҖ филиалы - «Татарстан почтасы» директоры урынбасары Светлана Гришина, «Татарстан почтасы» федераль почта хезмәтенең почта бизнесы департаменты язылу бүлегенең әйдәп баручы белгече Фәния Фәһмиева күпьеллык хезмәттәшлек һәм Татарстанның матбугат басмаларына язылу кампаниясен оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм иткәне өчен «Татмедиа»Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
«Почта хезмәткәрләренә сезнең фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт белдерәм. Сезнең эшегез бик мөһим - ансыз безнең эшчәнлекнең мәгънәсе югала. Бу һөнәргә тугры калган кешеләр тирән ихтирамга лаек. Хат ташучыларга лаеклы статусны кайтарырбыз дип ышанам», - дип билгеләп үтте «Татмедиа» җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Конкурс йомгаклары буенча иң яхшы хат ташучы исемен Мәләкәс авыл җирлегеннән Любовь Асылгәрәева алды, аңа диплом тапшырылды. Якташыбызны котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев