Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика җиңүчесе булды

Үз ватаныңа мәхәббәт кайдан башлана? Күпләр бу сорауга җавап бирәчәк: туган илеңне, туган җиреңне яратып яшисең, ул кайда да сиңа якын һәм кадерле.

Безнең Тукай районы илебез картасында нокта гына, әммә  безнең барлык өметләр һәм омтылышлар аңа төбәлгән. Туган җиребездә нәтиҗәле хезмәт итәбез, төрле проектларны гамәлгә ашырабыз, Шуның белән үз төбәгебезне, районыбызны үстерүгә өлеш кертәбез. Һәрберебез үз республикасын , үзенең кече ватанын яхшы яктан күрергә тели. Гражданнарыбыз уртак мәсьәләләрне хәл итүдән читтә калырга теләми, авылларыбызны яхшыртуга, үстерүгә юнәлдерелгән уй-теләкләре кешелекнең тормыш сыйфатлары. Моның өчен иң файдалы, үтемле туры юл -территориаль иҗтимагый үзидарә. Асылда, бу үзидарә оешмасы гражданнарның яшәү урыны буенча хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыруда ярдәм итә һәм формалаштыра.
Территориаль иҗтимагый үзидарә, халыкның һәм җирле хакимият органнарының партнерлык мөнәсәбәтләрендә арадашчы. ТОСлар ярдәмендә муниципаль берәмлекләрдә җирле үзидарә эшчәнлеге үсеш ала, ныгый, гражданлык җәмгыятенең мөһим элементлары ачыклана һәм тормышта кулланыла. Территориаль иҗтимагый үзидарә эшчәнлеге нәтиҗәсендә  җирлекләрнең эчке резервлары, халыкның активлыгы арта.
Бүген Тукай муниципаль районында дүрт территориаль территориаль җирле үзидарә теркәлгән. Аларда инициативалы кешеләрнең булуы аеруча куанычлы, үз төбәге өчен җанын бирергә теләүчеләр шактый.
Круглое Поле бистәсенең   территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе   Якупова Мрина Петровна Якупова да тынгысыз җитәкче. Үзенең тырыш хезмәте, кешеләр белән булган җылы мөнәсәбәте нәтиңҗсендә,  ул "Иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарә” республика конкурсы җиңүчесе булды .  Аның тырыш хезмәтен бәяләп биш йөз мең сум күләмендә  грант акчасы бирелде. Марина Якупова тырышлыгы белән Круглое Поле поселогында  күп фатирлы йортлар ишегалдында урам спорт тренажерлары, балалар мәйданчыгына уен җиһазлары, җайланмалар куелды. Бистәдә яшәүчеләр аңа рәхмәт әйтеп туялмыйлар.
Илдар Якупов

/Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев