Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Редакция бүләкләре лаеклы абунәчеләребезне «сайлаган»

13 октябрьдән 23енә кадәр үткәрелгән матбугатка ташламалы язылу декадасында 2017 елның беренче яртысына «Якты юл» һәм «Светлый путь» газеталарына 1373 кеше язылды. Бүгенге көнгә киләсе яртыеллык абунәчеләре саны 1635кә җитте. Декада чорында язылучылар арасында редакция бүләкләр дә уйнатты. Аларга Комсомолец поселогыннан Тамара Рыжова һәм Мерәс авылыннан Налия Сәгыйдуллина лаек булды....

- Сез киләбез дип шалтыраткач, бик сөендем. Дөресен әйткәндә, бүләк уйнатуларның дөрес уздырылуына бик ышанып та бетмим, танышларга, дусларга биреләдер дип уйлый идем. Хәзер район газетасында һәм почтада мондый акцияләрнең гадел үтүенә шигем калмады, - дип каршы алды безне Тамара Валентиновна.

Баксаң, бүләгебез үзе дә лаеклы абунәчебезне «сайлаган» икән бит. Тамара Рыжова безнең басманы Тукай районына күченеп килгәннән бирле - 1979 елдан алдыра икән. «40 елга якын шушы газета белән бергә. Бер генә айны да язылмый калганым юк», - ди Тамара Валентиновна. Үзе гомер буе мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Хезмәт вазифасы да аны район яңалыкларыннан артта калмаска чакырган. Әле эштән туктаганына да бер генә ел икән. Лаеклы ялга чыккач та озак вакыт балалар укыткан. «Район басмасын укучыларым белән дәрестә дә файдалана идек. Үзебез дә мәкаләләребезне, шигырьләребезне редакциягә җибәрдек. Басылып чыкканнарын туплап бардык. Шулай гомер буе газетадан аерылмыйча яшәдек. Әйе, Интернет заманы дибез, яшьләр басма матбугаттан читләшә дибез. Хаклык бардыр, әлбәттә. Интернет заманы белән бергә хәзер тизләнешләр заманы да. Ярар, без пенсиядә, булганына шөкер итеп, әкрен генә үз көебезгә яшибез. Яшьләргә бит барына да өлгерергә кирәк. Улларым гаиләләре белән икесе дә Чаллыда яши. һәрдаим кайтып торалар. Ләкин әнә шул ял иткән аз гына вакытта да өстәлдә яткан «Якты юл»ны карап чыгарга җай табалар. Әле беркөнне өченче сыйныфта укучы оныгым да дус малаеның шахмат буенча җиңүен шушы газетадан укып белгән. Шулай булгач, басма матбугат кирәк әле ул», - дип үз фикерен белдерә Тамара Валентиновна. Әлбәттә, мондый тугры абунәчеләребез булганга, без дә сөенәбез. «Тормыш үзгәрә. Яхшы якка. Менә безнең поселокта гына мин килгәндә азкомплектлы башлангыч мәктәп иде, хәзер әнә нинди зур бина, яхшы итеп ремонт ясап куйдылар, күптән түгел яңа мәдәният йорты төзеделәр. Шуны әйтәсем килә: тормыш белән бергә газета да, аның эчтәлеге дә үзгәрә. Безгә, газета укучыларга, темалар төрлелеге кирәк. Безне, райондагы көндәлек яңалыклар белән бергә, кеше язмышлары да, мәгариф, медицина, мәдәният хәбәрләре дә, табиб киңәшләре дә, ризык әзерләү рецептлары да кызыксындыра, хикәяләр, шигырьләр дә, төрле бәйгеләр уздыру да кирәк. Тагын бер нәрсә борчый мине: балаларыбыз җир эшеннән читләшә бара. Җир бит - безнең туендыручыбыз. Газетада шундый тәрбия темалары да күтәрелсә, бик яхшы булыр иде. Мин үзем газета укуны анонстан башлыйм, аннары бөтен битеннән бер кат күз йөртеп алам. Көндәлек эшләрне тәмамлагач, иң кызыклы дип тапкан язмадан башлап, иркенләп барысын да укып чыгам», - дип дәвам итә ул.

Тамара Валентиновна бүген 84 яшьлек әнисе, сугыш ветераны толы Нина Васильевна белән бергә яши. Ул да, инде өлкән яшьтә булуына карамастан, район, республика, ил яңалыкларыннан артта калмаска тырыша: телевизор карый, күзлек киеп яки лупа тотып булса да, газета укый, телетапшырулар программасын газета килгән көнне үк махсус урынга алып куя. «Безгә, өлкән буынга, авыруларны кисәтү, аларны дәвалау турындагы язмалар кирәк. Бар кеше дә сәламәтлек турындагы махсус газеталарны яздыра алмый, ә район басмасын алдырабыз, шуңа күрә безнең бу үтенечебезгә дә игътибар итәрсез, бу темага мәкаләләрне арттырырсыз дип уйлыйбыз», - дип фикерен җиткерә Нина Васильевна.

Газетаның Комсомолец поселогындагы тугры дуслары кебек үк, башка җирлекләрдә дә мондый абунәчеләребез бик күп. Безнең белән бергә булганнары өчен без аларның барысына олы рәхмәтебезне белдерәбез. Ә киләсе яртыеллыкка язылу әле дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев