Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбызның өч тәрбиячесе зональ турда көч сынашачак

25 гыйнвар көнне «Ел тәрбиячесе» республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Бәйгедә районның 18 тәрбиячесе катнашырга теләк белдергән иде. Читтән торып үткәрелгән сайлап алу турыннан аларның 9ы - Бәткенең «Аленушка» бакчасыннан Алина Ямалтдинова, Мәләкәснең «Тамчыкай» бакчасыннан Лилия Сәмигуллина, Түбән Суыксуның «Ак каен» бакчасыннан Лилия Шәйхетдинова, Күзкәйнең «Таңбатыр» бакчасыннан Гөлнара Сәхәпова, Яңа...

25 гыйнвар көнне «Ел тәрбиячесе» республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Бәйгедә районның 18 тәрбиячесе катнашырга теләк белдергән иде. Читтән торып үткәрелгән сайлап алу турыннан аларның 9ы - Бәткенең «Аленушка» бакчасыннан Алина Ямалтдинова, Мәләкәснең «Тамчыкай» бакчасыннан Лилия Сәмигуллина, Түбән Суыксуның «Ак каен» бакчасыннан Лилия Шәйхетдинова, Күзкәйнең «Таңбатыр» бакчасыннан Гөлнара Сәхәпова, Яңа поселогының «Березка» бакчасыннан Гүзәлия Кәримова, «Татарстан» совхозы поселогының «Лебедушка» бакчасыннан Алсу Тәхәвиева, Шилнәбашның «Тополек» бакчасыннан Елена Заикина, Сосновый Борның «Солнышко» бакчасыннан Наталья Пугачева, Мусабай-Заводның «Кояшкай» бакчасыннан Миләүшә Ситдыйкова муниципаль этапка чыкты. Алар үз сайтларында видеодәресләр күрсәттеләр, тормыш девизларын нигезләделәр, методик тупланмаларын тәкъдим иттеләр. Муниципаль этапның җиңүчесе Алина Ямалтдинова һәм призерлары Лилия Сәмигуллина белән Лилия Шәйхетдинова 14 февральдә Түбән Кама шәһәренә зональ турына барачак. «Ел тәрбиячесе» бәйгесендә катнашкан тәрбиячеләр барысы да район мәгариф идарәсенең мактау грамоталары белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев