Районның «Супер әбиен» һәм «Супер бабаен» сайлыйбыз
Өлкәннәр көне уңаеннан, районда күп кенә мәдәни чаралар үткәрергә планлаштырыла. Шуның үтә дә кызыклысы - район мәдәният бүлеге оештырган «Супер әби» белән «Супер бабай» бәйгеләре. Әлеге кызыклы бәйгеләрнең финал өлеше 8 октябрь көнне Круглое Поле поселогының «Дуслык» мәдәният йортында узачак.
Бәйгеләрдә 5 әби һәм 5 бабай катнашырга теләк белдергән. Аларның һәрберсе үз авыл җирлеген тәкъдим итәчәк. Бүгенге көндә катнашучылар үзләре турында презентация әзерләү белән мәшгуль. Финалда исә алар үзләре үстергән яшелчә, җиләк-җимешләр, пешереп алып килгән камыр ризыклары, кул эшләнмәләре күргәзмәсендә дә катнашачак.
Хәзерге вакытта «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтында (http://www.tukai-rt.ru/) бәйгеләрдә катнашучы әби-бабайлар өчен тавыш бирү бара. Интернет тавыш бирү аша без иң популяр әби белән бабайны белә алачакбыз. Финалда аларга махсус бүләк тә тапшырылачак. «Супер әби» һәм «Супер бабай» бәйгеләрендә җиңүгә дәгъва кылучы өлкәннәребез: Сәлимә Салихова (Таулы Дөреш), Валентина Сәгыйдуллина (Кнәз), Кәүсәрия Хафизова (Күзкәй), Ләйсирә Закирова (Иштирәк), Нәҗибә Сәхипгәрәева (Калмия), Николай Конкин (Кнәз), Роберт Исламов (Сәмәкәй), Рафаэль Тимергалин (Иске Дөреш), Наил Зәһретдинов (Новотроицкое) һәм Мөнәвир Мусабиров (Калмаш). Хөрмәтле өлкәннәребез өчен тавыш бирегез. Безнең белән калыгыз!
Р. S. «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми сайтында (http://www.tukai-rt.ru/) районыбыз әби-бабайлары өчен тавыш бирү берничә көн элек кенә башлануына карамастан, тавыш бирү актив рәвештә бара. Әбиләр арасында Күзкәй авылыннан Кәүсәрия Хафизова, бабайлар арасында Кнәз авылыннан Николай Конкин беренче урында баралар (мәгълүматлар 29 сентябрь 17 сәгать 30 минутта алынды). Тавыш бирү 7 октябрьгә кадәр дәвам итә. Актив булуыгызны сорыйбыз.
Фотода: Күзкәй авылыннан Кәүсәрия Хафизова гаиләсе белән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев