Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районга Тукай исеме бирелүгә багышланган зур чара ничек узачак?

Бу бәйрәмгә кемнәр чакырыла? Сәхнә түрендә кемнәрне зурлаячаклар? Бәйрәм программасын нинди итеп әзерләргә? 9 март көнне хакимияттә узган районга Тукай исеме бирелүгә 40 ел тулуга багышланган чараны оештыру буенча комиссия утырышында шулар турында кызыклы сөйләшү узды.

Чара, алдан хәбәр иткәнчә, 8 апрельдә «Энергетик» мәдәният сараенда үткәреләчәк. Район башлыгы Васил Хаҗиев аны югары дәрәҗәдә уздыру бурычын куя. Төрле елларда җитәкче вазыйфаларда эшләгән ветераннарны, һәр тармак уңганнарын искә алырга кирәк. Исәннәрне сәхнәгә чакырып рәхмәтебезне җиткерергә, арабыздан киткәннәрне хөрмәт белән искә алырга, һәйкәлгә чәчәкләр салырга кирәк. Якташлар очрашулары проектының авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева кызыклы тәкьдимнәр кертте.

- Элеккеге Чаллы районына Тукай исемен бирү якты бер вакыйга булып искә кереп калды. Бу бөек шагыйребезнең тууына 90 ел тулуны бәйрәм иткән вакыт иде. Ул елны шагыйрьнең туган көненә багышланган чараны зурлап, «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданга, җигүле атлар белән кереп, бик матур үткәрдек. Чаллы шәһәрен, гасыр төзелеше - КамАЗны Тукай районыннан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Кама автомобиль заводы төзелешендә районның да өлеше зур. Илнең төрле кыйтгаларыннан килгән төзүчеләрне һәр авылда кабул иттеләр, алар шунда яшәп, шәһәрне, КамАЗны төзеде. Район шәһәрне авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүче шәһәр яны зонасы буларак үсте, биредә күп объектлар төзелде. Бәйрәмдә без болар турында сөйләргә, төзүчеләрне сыендырган авыл халкына рәхмәтебезне әйтергә тиешбез, - диде Гөлзада Мөхәммәт кызы.

- Шәһәр яшьләрне үзенә тартты. Ул елларда да кадрлар мәсьәләсе кискен торды - романтикага сусаган яшьләр яңа төзелешләргә ашкынды. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән җитәкчеләр, белгечләргә җиңел булмады. Алар ул елларда чын хезмәт батырлыгы, оешканлык күрсәттеләр - вакыт белән исәпләшмичә хезмәт куйдылар, зур уңышларга ирештеләр. Күпме Хезмәт Геройларыбыз, танылган савымчыларыбыз бар, аларны да искә алырга, барларга кирәк, - ди озак еллар район җитәкчелегендә эшләгән Фәймә Гыйниятуллина.

Бәйрәм чарасы «Энергетик» мәдәният сарае каршында ярминкә белән башланып китәчәк. Сәнгать осталары бай концерт программасы әзерли. Тукай районы якташларының җылы очрашуы көтелә. Рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев