Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Райондашыбыз Рәзинә Сәетгәрәева яңа җырлар иҗат иткән

Биклән авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева "Якты юл"газетасы белән сөенечен уртаклашты: шушы көннәрдә аның җырлар исемлеге тагын ике җыр белән тулыланды. Март аенда Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында автор-башкаручы "Алтын Барс" премиясе лауреаты Ринас Әхмәтовның сольный концерты булып узды. Шагыйрәбез бу концертка үзенең җырларын тыңларга махсус чакыру алган....

Биклән авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева "Якты юл"газетасы белән сөенечен уртаклашты: шушы көннәрдә аның җырлар исемлеге тагын ике җыр белән тулыланды. Март аенда Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында автор-башкаручы "Алтын Барс" премиясе лауреаты Ринас Әхмәтовның сольный концерты булып узды. Шагыйрәбез бу концертка үзенең җырларын тыңларга махсус чакыру алган. Бу көнне аның даими "Күңел" радиосы аша ишетелгән һәм тамашачылар күңелен яулаган: "Күңел күзе" һәм "Онытма да оныттырма" дигән җырлары (Ринас Әхмәтов музыкасы, Рәзинә Сәетгәрәева сүзләре) белән беррәттән өр-яңа сәхнә әсәрләре: "Яратып елмайсын күзләрең" һәм "Беркем чишә алмас безнең серне" дигән җырлары (Ринас Әхмэтов музыкасы, Рәзинә Сәетгәрәева сүзләре) яңгырады. Соңгысын Ринас Әхмәтов һәм талантлы яшь җырчы Лилия Фахразиева дуэты башкарды, бу матур лирик җырны тамашачы көчле алкышларга күмде. Әлеге җыр башкарылган концерттан мизгелләрне биредә карарга мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев