Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Райондашларны нәрсә борчый?

Редакциянең «Кайнар элемтә» телефонына беренче шалтыратулар кабул ителде. Халыкны борчыган сораулар, аларны чишү юллары турында алдагы материалда.

Беренче шалтырату 84 яшьлек Равил Идиатуллиннан килде. Ул Таулы Дөреш авылыннан.

– Минем «Агрокөч» җәмгыятенә арендага биргән ике пай җирем бар. 2017 hәм 2018 еллар өчен керем алган юк. Ни өчен шулай икән? – дип сорады ул.

Әлеге сорау буенча без шушы җирлектә эшләүче «Кама» агрофирмасы җитәкчесе Рәшит Хәбетдиновка мөрәҗәгать иттек. Аның аңлатуынча, бүген җәмгыять карамагында 2 меңнән артык пай җире бар. Килешү нигезендә, хуҗаларга арендадагы җирләр өчен түләү ике төрдә – акчалата яки икмәк белән бирелә.
– Пайчылар түләүне икмәк белән алырга теләмиләр икән, аларга безгә килеп гариза язарга кирәк. Түләүләр буенча тоткарлык булмаячак, – дип ышандырды Рәшит Васил улы.


Чираттагы шалтырату Калмаш авыл җирлегеннән булды. Миңлезөлфирә Исламова – «Якты юл» газетасының даими укучысы. 30 ел сыер савучы булып, аннары 13 ел почта бүлегендә эшләп пенсиягә чыккан.

– Барлыгы 43 еллык хезмәт стажым бар. Авыл җирендә эшләгән, хезмәт стажы 30 елдан артык булган, хәзерге вакытта эшләмәүче hәм авылда яшәүче пенсионерлар өчен 2019 елда пенсия артырга тиеш дип ишеткән идем, тик минеке нишләптер артмады, – дип борчыла ул.

Әлеге сорауга район пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Руслан Шәңгәрәевтан түбәндәге җавапны алдык. 
– Әйе, бу дөрес мәгълүмат. Федераль закон нигезендә, картлык яки инвалидлык буенча билгеләнгән иминият пенсиясенә фиксацияләнгән түләүнең 25 проценты өстәлә. Ягъни картлык буенча пенсия алучыларның, I, II төркем инвалидларның пенсияләре артты, лаеклы ялга чыгарга өлгермәгән III төркем инвалидларга шулай ук акча өстәлде. Моннан тыш, 1 гыйнвардан иминият пенсияләре 7,05 процентка индексацияләнде. Әлеге мөрәҗәгатькә ачыклык кертер өчен Миңлезөлфирә апа Исламованы документлары белән район пенсия бүлегенә чакырабыз, – диде ул. 


Кайнар элемтәгә Иске Дөреш авылыннан Хәдичә апа да чыкты. Ул Ленин урамындагы 22нче йорт янында урнашкан яктырткычның еш янып чыгуыннан зарланды. Авыл җирлеге башлыгы Равис Дусадбеков моның сәбәбен ачыкларга ышандырды.

Кайнар элемтәдән тыш, редакциянең «Вконтакте» төркеменә мөрәҗәгать итүчеләр дә бар. Мәсәлән, Нефтебаза поселогында яшәүчеләр исеменнән Ленара исемле ханым поселоктагы Үзәк урамда 16, 18, 20нче йортлар янындагы урам яктырткычлары янмый дип хәбәр итә. 

– Бу мөрәҗәгать буенча гариза эшкә алынды. Якын арада яктырткычлар алыштырылачак. Сүз уңаеннан искәртеп үтәм: референдумда тавыш бирү нигезендә әлеге чыгымнар үзара салым акчасыннан тотылырга тиеш. Бүгенге көндә Бәтке авылында 100 мең сум, Кама поселогында 70 мең сум салым жыелды. Ә менә Нефтебаза поселогында hәм Круглое Поле авылында яшәүчеләрдән акча тапшыручы юк. Быелгы төзекләндерү эшләрен планлаштырганда без нәкъ менә шул акчаларның вакытында җыелуыннан чыгып эш итәчәкбез. 1 мартка кадәр үзара салым акчасын җыеп тапшырырга кирәк, – дип җавап бирде Бәтке авыл җирлеге башлыгы Максим Ионычев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев