Яңалыклар

Райондашларга бүләк

Район газетасы – ул һәр йортка килергә тиешле басма.

Газета район тормышы, һәр кешенең яшәешенә кагыла торган вакыйгалар турында сөйли. Даими укучыларыбыз шулай уйлый. Без аларны газетабызның дуслары дибез. Шундыйларның берсе – крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Таһир Хөрмәтуллин. Ул җиде райондашыбызга ярты елга газета бүләк итте. Без аңа рәхмәтебезне белдерәбез һәм эшендә уңышлар телибез.


Нет комментариев