Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда язгы чәчү 40 процентка башкарылган

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, 10 май иртәсенә тиешле 45,8 мең гектар җирнең 18,2 мең гектарында чәчү башкарылган. 12,8 мең гектарда язгы бөртекле культуралар, 2,6 мең гектарда шикәр чөгендере чәчелгән. Алдынгылар рәтендә бүгенге көндә «Кама-Бекон», «Ярыш», «Р-Агро» хуҗалыклары һәм «Кама» агрофирмасы. Бу хуҗалыкларда чәчү ким дигәндә 39...

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, 10 май иртәсенә тиешле 45,8 мең гектар җирнең 18,2 мең гектарында чәчү башкарылган. 12,8 мең гектарда язгы бөртекле культуралар, 2,6 мең гектарда шикәр чөгендере чәчелгән. Алдынгылар рәтендә бүгенге көндә «Кама-Бекон», «Ярыш», «Р-Агро» хуҗалыклары һәм «Кама» агрофирмасы. Бу хуҗалыкларда чәчү ким дигәндә 39 процентка башкарылган.

- Районның барлык хуҗалыклары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары чәчү белән мәшгуль. Бу елгы чәчү оешкан төстә бара. Күрсәткечләр буенча артка калабыз дип әйтә алмыйм, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев