Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Районда көзге чәчү 65 процентка башкарылган

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 29 августка алынган мәгълүматларга караганда, районда көзге чәчү 65 процентка башкарылган. Пландагы 13265 гектар мәйданның 8588 гектары чәчелгән. Аның 6604 гектары көзге бодай, 1984 гектары көзге арыш. Авыл хуҗалыгы оешмаларына көзге чәчүне 10 сентябрьгә кадәр тәмамлау бурычы куелды. Бүгенге көндә районда рапс культурасын суктыру дәвам...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 29 августка алынган мәгълүматларга караганда, районда көзге чәчү 65 процентка башкарылган. Пландагы 13265 гектар мәйданның 8588 гектары чәчелгән. Аның 6604 гектары көзге бодай, 1984 гектары көзге арыш. Авыл хуҗалыгы оешмаларына көзге чәчүне 10 сентябрьгә кадәр тәмамлау бурычы куелды. Бүгенге көндә районда рапс культурасын суктыру дәвам итә. 1290 гектар суктырылган мәйданнан 1094 тонна рапс җыеп алынган. Гектарыннан уртача уңыш 8,4 центнер тәшкил итә. 700 гектар мәйданны урып-җыясы кала. Шулай ук районда шикәр чөгендере, кәбестә алу актив рәвештә бара. 643 гектар җирдән 21 мең тоннадан артык чөгендер, 5 гектар җирдән 250 тонна кәбестә җыеп алынган. Алга таба 1640 гектардан артык мәйданда кукуруз, 400 гектардан көнбагыш җыеп аласы бар. Бу эшкә дә бүгеннән үк керешергә кирәклеге искәртелде хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев