Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда коррупциягә каршы көрәш буенча республика эксперт төркеме комиссиясе эшләячәк

23 гыйнвардан 28енә кадәр Тукай районында коррупциягә каршы чараларны, гамәлдә булган федераль һәм республика законнарын үтәүдә коррупциягә каршы көрәш буенча муниципаль берәмлекләргә практик ярдәм күрсәтү буенча республика эксперт төркеме эшләячәк. Әлеге комиссия районда моңа кадәр 2014 елда эшләп киткән иде.

Комиссия составына ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, ТР Эчке эшләр министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР Хисап палатасы, ТР Юстиция министрлыгы, ТР Финанслар министрлыгының казначейство департаменты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Икътисад министрлыгы, ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы, ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыклары вәкилләре һ. б. керә.

Комиссия муниципаль сатуларның ничек оештырылуын, бюджет һәм бюджеттан тыш керемнәргә карый торган муниципаль килешүләрнең төгәллеген һәм үз вакытында башкарылуын, җирле үзидарә органнары коллективлары арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне, эчке мохитне, җитәкчеләрнең һәм җитәкче вазифасына килергә тиешле затларның эшлекле сыйфатларын, торак-коммуналь хуҗалык тармагында законнарның үтәлешен, «Балалар бакчасына юллама алуга электрон чират» муниципаль хезмәтенең торышын һәм регламентның үтәлешен һ. б.ларны өйрәнәчәк.

Республика эксперт төркеменең эш кысаларында 23 гыйнварда 14.00-17.00 сәгать вакыт аралыгында гражданнарны коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ТР Дәүләт Советы рәисе Вадим Евгеньевич Махеев кабул итәчәк.

Кабул итү Яр Чаллы шәһәре, Есенин тыкрыгы, 1 йорт (8/3А) адресы буенча урнашкан район социаль яклау бүлегендә үтәчәк. Депутат ярдәмчесенең элемтә өчен телефоны: 8 (8552) 40-90-90.

25 гыйнварда сәгать 13.00дә эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча ТР Президентының вәкаләтле вәкиле һәм ТР Икътисад министрлыгының эшмәкәрлекне үстерү Департаменты вәкиле катнашында Тукай районында эшләүче эшмәкәрләр белән очрашу узачак. Бу очрашуда бизнес һәм муниципаль хакимият органнары арасында үзара бәйләнешләр, эшмәкәрлекне үстерү, әлеге юнәлештә киртәләрнең булу-булмавы, шул исәптән административ киртәләрнең булу-булмавы мәсьәләләре каралачак.

Очрашу Яр Чаллы шәһәре, ГЭС бистәсе, Муса Җәлил урамы, 46нчы йорт адресы буенча узачак.

Республика эксперт төркеменең эш нәтиҗәләре коррупциягә каршы көрәш буенча ТР Президенты каршындагы совет утырышында каралачак.

Шәһәр һәм район халкы үз сорауларын комиссия вәкилләренә 8-903-341-02-31 телефоны буенча җиткерә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев