Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда ГТО нормаларына багышланган фестиваль үтә

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» дип исемләнгән Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваль буенча муниципаль этабы районда ике өлештә үтә. 10 февраль көнне Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спортзалында райондашлар яткан килеш гәүдә күтәрү, гимнастика (ир-атлар өчен гер күтәрү яисә күтәрелү), озынлыкка сикерү, басып торган килеш гимнастик эскәмиядә тартылу кебек күнегүләр ясап, үзләрен...

«Хезмәткә һәм оборонага әзер» дип исемләнгән Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестиваль буенча муниципаль этабы районда ике өлештә үтә. 10 февраль көнне Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спортзалында райондашлар яткан килеш гәүдә күтәрү, гимнастика (ир-атлар өчен гер күтәрү яисә күтәрелү), озынлыкка сикерү, басып торган килеш гимнастик эскәмиядә тартылу кебек күнегүләр ясап, үзләрен сынап карый алачак. 11 февраль көнне Яңа поселогының балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә пневматик винтовкадан ату, 2, 3 һәм 5 километрга чаңгыда йөрү кебек ярышлар узачак.

Фестивальдә 9 яшьтән 70 яшькә кадәр булган гражданнар катнаша ала. Заявкаларны 9 февральгә кадәр район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә (электрон почта: Ilnur.G@tatar.ru) тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев