Район юлларында видеотеркәү приборлары һәм тизлекне чикләүче билгеләр күбәйде
Юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгуда төп сәбәпләренең берсе - машина йөртүчеләрнең тизлек режимын сакламаулары, дип белдерде хакимияттә үткән киңәшмәдә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Тизлекне арттыру аркасында ел башыннан 65 һәлакәт теркәлгән. Аларда 7 кешенең гомере өзелгән, 96 кеше тән җәрәхәтләре алган. Аварияләрнең күпчелеге Яр Чаллы - Сарман, Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт, Мәскәү - Уфа трассаларында булган.
Тизлек режимын сакламаучылар күп булуын исәпкә алып, районга «КОРДОН» дип аталган тагын ике видеотеркәү приборы кайтарылган. Бүген район юлларында алты «КРИС-П» һәм ике «КОРДОН» приборы куела. Шулай ук биш данә «КОРДОН» стационар приборлары да урнаштырыла. Әлеге комплекслар авария килеп чыгу куркынычы зур булган участокларга күчереп йөртелә. Приборларны кую мөмкинлеге булмаган урыннарда юл-патруль хезмәте эшли.
Һәлакәтләр саны аеруча зур булган урыннарда тизлекне чикләү билгеләре дә өстәлә. Мәсәлән, күптән түгел Яр Чаллы - Сарман юлының Ташкичү кисешендә, Кече Шилнә - Водозабор кисешендә тизлекне 40 километр/сәгатьтән арттырырга ярамаганын белдерүче юл билгеләре куелган. Бу участокларда фото һәм видеотеркәү приборлары да даими урнаштырыла.
Районның баш ЮХИДИ инспекторы җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүләрен фаҗигаләр килеп чыгуда икенче сәбәп дип атады. ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләргә аңлату эшләрен һәрдаим алып баралар, аларга караңгы вакытта яктылык кайтаручы элементлардан йөрергә кирәклеген искәртәләр, исерек хәлдәгеләрен өйләренә дә кайтарып куялар, ләкин аварияләр кабатлана тора. Быел җәяүлеләрне бәрдерүнең 18 очрагы теркәлгән. Аларда 4 кешенең гомере өзелгән. Үлгәннәрнең 3есе исерек хәлдә булган. Җәяүлеләр белән бәйле һәлакәтләрнең күпчелеге җомга, шимбә төштән соң һәм төнлә, дүшәмбе көндезге 3тән кичке 9га кадәр вакыт аралыгында булган.
Юл торышы бик начар булу аркасында «Түбән Кама» милли паркы территориясендә аварияләр еш теркәлә, дип билгеләп үтте Шамил Ганиев. Бакчачылык ширкәтләре исәбеннән тизлекне чикләүче юл билгеләре кую, ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан оператив-профилактик рейдлар үткәрү аларны бераз киметергә мәҗбүр иткән. Быел ун айда милли парк территориясендә 6 һәлакәттә 9 кеше зыян күргән. Узган ел бу чорга 17 һәлакәт булган, 3 кеше үлгән, 22 кеше җәрәхәтләр алган булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев