Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы активы Биләрдә булып кайтты

Шушы көннәрдә Тукай районының ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы активы әгъзалары - барысы бергә 39 кеше - Биләр якларына сәяхәт кылдылар. Сәяхәт кысаларында ветераннар Биләр авылының тарихы, аның бүгенге көнкүреше белән таныштылар. Музей-йортта булып, әлеге истәлекле урынның килеп чыгышы турында мавыктыргыч тарихны тыңладылар. Соңыннан исә Хуҗалар тавына менеп, чишмә суыннан...

Шушы көннәрдә Тукай районының ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы активы әгъзалары - барысы бергә 39 кеше - Биләр якларына сәяхәт кылдылар.

Сәяхәт кысаларында ветераннар Биләр авылының тарихы, аның бүгенге көнкүреше белән таныштылар. Музей-йортта булып, әлеге истәлекле урынның килеп чыгышы турында мавыктыргыч тарихны тыңладылар. Соңыннан исә Хуҗалар тавына менеп, чишмә суыннан авыз иттеләр, Изге чишмә суы белән коендылар. Хәтта изге суны өйләренә күчтәнәч итеп тә алдылар.

- Хуҗалар тавына 444 баскыч менәргә кирәк. Шунда теләкләр тели-тели, дөньяларыбызның исән-имин булуын, исән-сау яшәвебезне генә юрап мендек. Биләргә барганда бер кат үзеңдә ниндидер аңлатып бетереп булмый торган көч барлыкка килүен сизәсең. Чыннан да, изге урыннар. Чишмәсе янына килүгә, ничектер бөтен борчулар онытыла, күңел тынычлана, - дип үз фикерләре белән уртаклашты район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов.

Ветераннар һәм инвалидлар оешмалары экскурсияне оештырган, автобус биреп, һәрдаим булышып килгән район пассажирлар ассоциациясе җитәкчесе Равил Төхбәтуллинга бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев